Сарман районында урып-җыю эшләре дәвам итә
Районда урып-җыю эшләре барлык мәйданнарның 57 процентында башкарылды. Бу - бөртеклеләр 30398 гектардан суктырып алынды дигән сүз. Һәр гектардан уртача 20,2 центнер уңыш алынып, барлыгы 60447 тонна ашлык җыелды. Арыш (3111 гектар), көзге бодай (10821 гектар), борчак (566 гектар) суктыру тулысынча төгәлләнде. Бүген арпа һәм язгы бодай, солы суктырыла. Хуҗалыкларда...
Районда урып-җыю эшләре барлык мәйданнарның 57 процентында башкарылды. Бу - бөртеклеләр 30398 гектардан суктырып алынды дигән сүз. Һәр гектардан уртача 20,2 центнер уңыш алынып, барлыгы 60447 тонна ашлык җыелды. Арыш (3111 гектар), көзге бодай (10821 гектар), борчак (566 гектар) суктыру тулысынча төгәлләнде. Бүген арпа һәм язгы бодай, солы суктырыла. Хуҗалыкларда көзге чәчүгә дә керештеләр. 18 августка ул 2200 гектарда башкарылды. Аның 1600 гектарын - көзге бодай, 600 гектарын арыш тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев