САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сарман районында шикәр чөгендерен заводка озату дәвам итә

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Уңыш бәйрәмен билгеләп үткән көнне районда шикәр чөгендерен дә алып бетерделәр, дигән хәбәр алган идек. Быел ул мулдан булды. Бүгенге көндә татлы тамырны Зәй шикәр заводына озаталар. Агрофирмаларның төягечләрендә хезмәт куючы егетләр көнне төнгә ялгап хезмәт куялар. Җиде көн саен аларның эш күрсәткечләре буенча нәтиҗә ясала. Чираттагысы...

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Уңыш бәйрәмен билгеләп үткән көнне районда шикәр чөгендерен дә алып бетерделәр, дигән хәбәр алган идек. Быел ул мулдан булды. Бүгенге көндә татлы тамырны Зәй шикәр заводына озаталар. Агрофирмаларның төягечләрендә хезмәт куючы егетләр көнне төнгә ялгап хезмәт куялар. Җиде көн саен аларның эш күрсәткечләре буенча нәтиҗә ясала. Чираттагысы узган шимбәдә узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов соңгы җидекөнлек җиңүчеләрен тәбрикләделәр, акчалата бүләкләр тапшырдылар. Шикәр заводына 14275 тонна чөгендер төяп озаткан "Җәлил" агрофирмасы механизаторлары Дамир Моратов белән Айрат Салихов беренчелекне алдылар. Икенче урында - "Нөркәй"дән Илфат Йосыпов белән Рамил Салихов. Алар 10651 тонна чимал төягәннәр. "Сарман" агрофирмасыннан Ринат Илдарханов берүзенә 8704 тонна татлы азык төягән. Барлыгы районнан узган атнада 319 мең тонна шикәр чөгендере тапшырылган.

- Һәр агрофирмадан 50-60 рейс ясала көнгә, - ди Илнур Хәйдәрович. - Җомга көнне "Нөркәй" агрофирмасыннан гына 100 машина озатылды. Көннәр яхшы торса, ай ахыры-декабрь башларына эш төгәлләнер, дигән өмет бар.

Аллаһы Тәгалә бөртеклеләрне вакытында югалтуларсыз җыеп алырга ярдәм итте, инде бу эш тә уңышлы тәмамлансын иде.
фото һәм материал Альбина Сабированыкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев