САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сарман районында кыр эшләре киң колач ала

Ра­йон­да кыр эш­лә­ре көн­нән-көн киң­рәк ко­лач ала. Иген­че­ләр чә­чү­гә дә ке­реш­те­ләр ин­де. 22 ап­рель­гә ул 1600 гек­тар мәй­дан­да баш­ка­рыл­ды. Ки­чә ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се­нең җи­теш­те­рү-мар­ке­тинг бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ил­нур Са­ли­хов бе­лән ба­су­лар­ны урап кайт­тык. Бар җир­дә дә ме­ха­ни­за­тор­лар кү­тә­рен­ке кә­еф бе­лән, ал­да­гы уңыш­ка өмет баг­лап эш­ли­ләр. Иген­че­гә аңа ор­лык­лар­ны...

Ра­йон­да кыр эш­лә­ре көн­нән-көн киң­рәк ко­лач ала. Иген­че­ләр чә­чү­гә дә ке­реш­те­ләр ин­де. 22 ап­рель­гә ул 1600 гек­тар мәй­дан­да баш­ка­рыл­ды.

Ки­чә ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се­нең җи­теш­те­рү-мар­ке­тинг бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ил­нур Са­ли­хов бе­лән ба­су­лар­ны урап кайт­тык. Бар җир­дә дә ме­ха­ни­за­тор­лар кү­тә­рен­ке кә­еф бе­лән, ал­да­гы уңыш­ка өмет баг­лап эш­ли­ләр. Иген­че­гә аңа ор­лык­лар­ны ва­кы­тын­да җир ку­е­ны­на са­лу ки­рәк. Ме­нә "Сар­ман" аг­ро­фир­ма­сы­ның "Марс" һәм "Чул­пан" ху­җа­лык­ла­рын бер­ләш­тер­гән өченче бү­лек­чә­се аг­ро­но­мы Сә­хип­җан Фа­тый­хов та: "Ар­па­ны 1 май­га ка­дәр чә­чеп бе­те­рер­гә ки­рәк", - ди. Шул ук сүз­ләр­не "Нөр­кәй" аг­ро­фир­ма­сы­ның "Лә­ке" бү­лек­чә­се аг­ро­но­мы Рә­ис Сол­та­нов та ку­әт­ли:

- 1 май­дан соң ар­па­ны чә­чү­нең мәгъ­нә­се дә кал­мый, - ди ул. - Го­му­мән, без­гә бар­лык эш­ләр­не тиз­рәк то­тар­га ки­рәк, чөн­ки без­дә авыр туф­рак­лы җир­ләр: эш­не тиз тот­ма­саң, җил­ләп бе­тә, ка­та. Ме­нә 314 гек­тар­лы ба­су­да ар­па чә­чү­не тө­гәл­лә­дек. Га­лим­җан Гыйль­фа­нов бе­лән Әз­һәр Ха­фи­зов ал­маш­лап эш­ли­ләр. Икен­че аг­ре­гат Нөр­кәй ягын­да чә­чә. Шу­ны­сы әй­бәт, тәү­лек әй­лә­нә­се эш­ләр­гә ме­ха­ни­за­тор­лар җи­тә. Алар ба­ры­сы да аг­ро­фир­ма оеш­кан­нан бир­ле эш­ли­ләр, тәҗ­ри­бә­ле­ләр. Үз­лә­ре аг­ро­ном бу­лып бет­те­ләр ин­де. Мин алар­ны, ва­кыт әрәм итеп, юк­ка-бар­га тук­та­тып та тор­мыйм, ки­леп, эш­ләү­лә­рен кыр­дан гы­на ка­рап ки­тәм.

Аг­ро­ном әй­тү­ен­чә, бү­лек­чә­дә 1617 гек­тар­да -ар­па, 1135 гек­тар­да яз­гы бо­дай, 695 гек­тар­да рапс һәм 614 гек­тар­да ку­ку­руз чә­чәр­гә ки­рәк. Юл­ның икен­че ягын­да­гы 313 гек­тар­лы ба­су­ны чә­чү­гә ике Николай - Ан­то­нов һәм Са­пож­ни­ков әзер­ли­ләр - "МТЗ-1221" трак­тор­ла­ры бе­лән дым кап­лау­да эш­ли­ләр иде. Алар­ны Ни­ко­лай Бо­мо­тин һәм Петр Ак­са­ков ал­маш­ты­ра, ди­де­ләр. Алар сме­на­га 60-70 гек­тар җир тыр­ма­лый­лар. Га­лим­җан эш­ли тор­ган "ТН-18" чә­чү комп­лек­сы Рос­си­я­дә бер­дән­бер икән. Мин әл­лә ша­яр­та­лар ми­кән, ди­гән идем, чын­нан да, шу­лай бу­лып чык­ты, Кал­ган­на­ры 12 һәм 9 метр киң­лек­тә­ге аг­ре­гат­лар, ди­де­ләр. Шун­дый­лар­ның бер­се - "ТН-9" комп­лек­сын­да Ка­таш Ка­ран авы­лы янын­да­гы 150 гек­тар­лы ба­су­да Ха­мис Са­би­ров эш­ли иде. Сме­на­сы бе­тү­гә, аны Ри­нат Ил­дар­ха­нов алыш­ты­ра. "ТН-12" бе­лән Азат Дау­тов һәм Ри­шат Әх­мә­ди­шин чә­чә­ләр. Ар­па би­ре­дә 4000 гек­тар мәй­дан би­лә­я­чәк.

Без кил­гән­дә, ба­су­да эш­ләү­че­ләр­гә төш­ке аш ки­те­реп кит­кән­нәр иде ин­де.

- Ике тап­кыр аша­та­лар, - ди Са­бир­җан Фа­тый­хов. - Ро­за­лия Ха­ри­со­ва һәм Рәй­ха­на Фа­тый­хо­ва пе­шер­гән аш­лар­ны ба­су­га Са­ла­ват Фа­тый­хов ки­те­рә. Аш­лар­ны төр­лән­де­реп то­ра­лар, ме­ха­ни­за­тор­лар бик ка­нә­гать.

Ул ара­да ор­лык бе­лән "Ка­мАЗ"ын­да Әх­нәф Ва­гый­зов, аның ар­тын­нан бү­лек­чә җи­тәк­че­се Ра­дик Сә­хи­пов ки­леп җит­те­ләр.

- Күпь­ел­лык үлән­нәр­не, уҗым­нар­ны тук­лан­ды­ру тө­гәл­лән­де, - ди җи­тәк­че. - Ул ба­су­лар­га, юеш бу­лу сә­бәп­ле, тыр­ма­лар­га ке­реп бул­мый әле. Шу­лай да шу­шы ике көн­дә ке­рер­лек бу­лыр, ди­без. Ор­лык та, ягу­лык та бар, хә­зер эш­ләр­гә дә эш­ләр­гә ин­де без­гә.

Сүз уңа­ен­нан

Реклама

Ра­йон­да чә­чү 1600 гек­тар­да баш­ка­рыл­ды. Уҗым­нар - 12800, күпь­ел­лык үлән­нәр 7700 гек­тар­да тук­лан­ды­рыл­ды. Туң­га сө­рел­гән җир­ләр­нең 13400 гек­та­рын­да дым кап­лау үт­кә­рел­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X