САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сарман районында чәчү вакытында төгәлләнәчәк

Татарстанда язгы чәчү кампаниясе 20 майда төгәлләнер дип фаразлана. (Казан, 10 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда чәчү эшләрен 20 майда төгәлләү бурычы тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. "Без башта көн саен 100...

Татарстанда язгы чәчү кампаниясе 20 майда төгәлләнер дип фаразлана.

(Казан, 10 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда чәчү эшләрен 20 майда төгәлләү бурычы тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

"Без башта көн саен 100 мең гектар чәчеп, "трасса"ны 15 майда тәмамларга кирәк дигән идек. Чәчү кампаниясе азагына кадәр көн саен 100 мең гектар чәчсәк тә, җитешеп булмаячак, шуңа күрә чәчү эшләрен 20 майга төгәлләрбез дип уйлыйм", - диде Марат Әхмәтов.

Министр быел шикәр чөгендере мәйданнарының 11 мең гектарга арттырылуын, көнбагыш мәйданнары да киңәйтелгәнен билгеләп узды. "Алдагы еллар буенча бу культуралар икесе дә корылыкка чыдамлылыгын күрсәтте. Туфракта дым җитмәгән очракта да алар югары маржиналь культуралар", - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Реклама

Министр әйтүенчә, Зәй, Сарман, Тукай, Актаныш, Нурлат, Апас, Кайбыч, Буа, Алексеевск районнарында язгы кыр эшләре вакытында һәм ышанычлы тәмамланыр дип көтелә. Бөгелмә, Чирмешән районнарында чәчү эшләре соңрак тәмамлануы ихтимал.

Марат Әхмәтов быелгы язның өстенлекләренә тукталып, дым тупланышы яхшы булуын билгеләп үтте. "Кар сулары да максималь рәвештә дым туплауга "китте". Салкынча һава дым запасы өчен яхшы булды, әмма быел уҗым культуралары потенциалы, узган елгыга караганда начаррак. Уҗым культуралары 576 мең гектар тәшкил итә. Быел уҗым культураларыннан рекордлы уңыш көтмибез", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев