САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сарман игенчеләренең һәр минуты исәптә

Ра­йон иген­че­лә­ре урак­ка 19 июль­дә төш­кән­нәр иде. Та­би­гать, бе­раз кур­кы­тып алыйм әле, ди­гән­дәй, яңгыр­лар яу­ды­рып кит­сә дә, һәр ми­нут­ның ка­де­рен бел­гән иген­че аяз көн­нәр­дә күб­рәк эш­ләп ка­лыр­га ты­ры­ша. 29 июль­гә бөр­тек­ле­ләр 6300 гек­тар­дан җы­еп алын­ды ин­де. Бу - чә­чел­гән бар­лык мәй­дан­нар­ның12 про­цен­ты, ди­гән сүз. Бөр­тек­ле­ләр­нең ур­та­ча уңы­шы да на­чар тү­гел:...

Ра­йон иген­че­лә­ре урак­ка 19 июль­дә төш­кән­нәр иде. Та­би­гать, бе­раз кур­кы­тып алыйм әле, ди­гән­дәй, яңгыр­лар яу­ды­рып кит­сә дә, һәр ми­нут­ның ка­де­рен бел­гән иген­че аяз көн­нәр­дә күб­рәк эш­ләп ка­лыр­га ты­ры­ша.

29 июль­гә бөр­тек­ле­ләр 6300 гек­тар­дан җы­еп алын­ды ин­де. Бу - чә­чел­гән бар­лык мәй­дан­нар­ның12 про­цен­ты, ди­гән сүз.

Бөр­тек­ле­ләр­нең ур­та­ча уңы­шы да на­чар тү­гел: арыш­ның һәр гек­та­рын­нан - 26, көз­ге бо­дай­ны­кын­нан 25,3 цент­нер аш­лык җы­е­ла.

- А­рыш бы­ел 4948 гек­тар­да чә­чел­гән иде, - ди авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се­нең җи­теш­те­рү-мар­ке­тинг бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ил­нур Са­ли­хов. - Ул, май аза­гы - июнь ба­шы ко­ры кил­сә дә, яз­гы дым­ны мак­си­маль фай­да­ла­нып ка­лып, уңы­шы бе­лән ку­ан­ды­ра. «Җә­лил» аг­ро­фир­ма­сын­да аның һәр гек­та­рын­нан ур­та­ча 36,2 цент­нер бөр­тек җы­я­лар. Ә ме­нә көз­ге бо­дай нәкъ иң ки­рәк ча­гын­да - ку­ак­лан­ган­да, дым кыт­лы­гы ки­че­реп, кө­тел­гән­нән ким­рәк уңыш би­рә. Лә­кин гек­та­рын­нан ур­та­ча 25,3 цент­нер­ны, на­чар, дип бул­мый. Аның без­дә, ни­гез­дә, ра­йон шарт­ла­ры­на ярак­лаш­кан, кыш­кы сал­кын­га чы­дам «Ка­занс­кая-285» һәм «Ка­занс­кая-560» сорт­ла­ры иге­лә. Бар­лык көз­ге бо­дай мәй­дан­на­ры 9474 гек­тар алып то­ра. Бы­ел­гы ел көз­ге куль­ту­ра­лар­ның авыр та­би­гать шарт­ла­рын­да да тот­рык­лы уңыш бир­гә­нен та­гын бер кат рас­ла­ды. Шу­ңа кү­рә алар­ның мәй­да­нын бар­лык бөр­тек­ле­ләр­нең 40 про­цен­ты­на җит­ке­рү бу­ры­чын үтәр­гә ти­еш­без. Әле­гә алар 27 про­цент кы­на мәй­дан би­ли.

Яз­гы куль­ту­ра­лар­дан соң­рак чәч­кән ар­па ба­су­ла­ры юга­ры уңыш­ка өмет­лән­де­рә. Ә го­му­мән, бөр­тек­ле­ләр­нең гек­тар­дан ур­та­ча уңы­шы 20 цент­нер­дан да ким бул­мас, дип уй­лыйм.

Аш­лы­гы җы­еп алын­ган мәй­дан­нар­да җир­не төп эш­кәр­тү дә баш­лан­ды. Ул 1800 гек­тар­да баш­ка­рыл­ды.

Ри­нат Сәгъ­дә­тов, «Сар­ман» аг­ро­фир­ма­сы ком­байн­чы­сы:

- Авыл ху­җа­лы­гын­да 23 ел эш­лә­сәм дә, ком­байн штур­ва­лы ар­тын­да җи­ден­че се­зо­ным гы­на әле бу. Шу­лай да сы­нат­мас­ка исәп. Был­тыр 30 мең цент­нер бөр­тек сук­тыр­ган идем. Бы­ел, Ал­ла­ның рәх­мә­те, иген­нәр әй­бәт кү­ре­нә, ан­нан да ар­тыг­рак бу­лы­ры­на өмет­лә­нәм. Ме­нә без эш­ли тор­ган бу ба­су­дан бо­дай­ның гек­та­рын­нан 23 цент­нер уңыш чы­га. Бү­ген­гә 3590 цент­нер сук­тыр­дым. Хез­мәт­тәш­лә­рем Фа­яз Ти­мер­ба­ев, За­кир Хә­ерт­ди­нов бе­лән бер дә­рә­җә­дә ба­ра­быз: алар­ның күр­сәт­кеч­лә­ре - 3581-3560 цент­нер. Яр­дәм­чем Ай­зат Фәс­хет­ди­нов бе­лән бер чык­тан икен­че­се­нә ка­дәр эш­ли­без. Ва­тыл­мый­ча. Исән-сау эш­ләр­гә яз­сын ба­ры­быз­га да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев