САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районның кыр эшләре алдынгылары бүләкләнде

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда эшләүчеләр янында булып, чираттагы өчкөнлек алдынгыларын бүләкләделәр.

Агрофирмаларда чәчү эшләре инде соңгы гектарларда бара, берочтан көзге бодай, шикәр чөгендере басулары чүп үләннәренә каршы эшкәртелә, арпаны тамырдан тукландыруга керештеләр.

Өчкөнлек алдынгыларына килгәндә, үзебезнең тракторларда эшләүчеләр арасында “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Рамил Степанов беренче урынга лаек булды. Икенче-өченче урыннарны “Сарман”нан Фәрхать Салихов белән Нияз Тимерҗанов алдылар. Чит ил тракторларында эшләүчеләрдән беренче ике урын нөркәйлеләрдә: бу номинациядә Рафаэль Әхмәтов һәм Галимҗан Гыйльфанов бүләкләнделәр. Өченче урын өчен премияне “Сарман” агрофирмасыннан Илфат Мөхлисуллин алды. Язгы культуралар чәчүдә эшләүче механизаторлар арасында бу өчкөнлектә иң яхшылары булып “Нөркәй” агрофирмасыннан Валентин Бормотин, “Сарман”нан Иршат Галиев һәм “Җәлил”дән Сирин Гатин танылдылар.

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев