САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Райондашыбызның китабы чыкты

“Тәгәрәде гомер йомгагым...”  Райондашыбыз – Дүсем авылында туып-үскән Фәйрүзә Хәбибуллина-Яхинаның шул исемдә китабы дөнья күрде.

 Ул - аның тәүге иҗат эше. Мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлаган райондашыбызның беренче каләм җимешләре үзе редактор булган мәктәп стена газеталарында чыга. Җыр-моңга гашыйк гаиләдә үскән кыз оста итеп баянда да уйный. Гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган Фәйрүзә Фәррәхетдин кызы – бүгенге көндә лаеклы ялда, Әлмәт шәһәрендә яши. 2000 елдан С.Сөләйманова исемендәге “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсе әгъзасы, “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе активисты. Аның шигырьләре “Илһам чишмәләре”, “Туган яктан илһам алып”, “Радуга талантов”, “Илһамлы Сарман” җыентыкларында, “Сарман”, “Әлмәт таңнары”, “Хәзинә”, “Яшьләр заманы” газеталарында бастырыла. Без райондашыбызга киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев