САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда яшь комбайнчыларның "Хезмәт кешесен данлыйбыз" республика конкурсы узды

Районда яшь комбайнчыларның "Хезмәт кешесен данлыйбыз" республика конкурсы узды. Сарман аграр көллиятенә конкурсның сайлап алу турын узган 30 яшькә кадәрге булган унбиш комбайн экипажы җыелды. Теоретик белемнәрен һәм практик күнекмәләрен күрсәткәннән соң егетләрнең иң осталарының да осталары билгеләнде. Әлеге конкурс быел җиденче мәртәбә уздырыла, көллият исә аны инде икенче тапкыр...

Районда яшь комбайнчыларның "Хезмәт кешесен данлыйбыз" республика конкурсы узды. Сарман аграр көллиятенә конкурсның сайлап алу турын узган 30 яшькә кадәрге булган унбиш комбайн экипажы җыелды. Теоретик белемнәрен һәм практик күнекмәләрен күрсәткәннән соң егетләрнең иң осталарының да осталары билгеләнде.

Әлеге конкурс быел җиденче мәртәбә уздырыла, көллият исә аны инде икенче тапкыр кабул итә. Бу турыда, конкурста катнашучыларны сәламләгәч, үз чыгышында көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов та әйтеп узды.

- Конкурс беренче тапкыр узганда, без әле училище идек. Бүген инде сезне авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге буларак кабул итәбез. Бездәге шартларны сез дә күрерсез, - диде ул. - Конкурста җиңүче берәү генә була, әмма җиңүгә омтылыш һәркемдә булырга тиеш.

Ул, конкурсны ачык дип белдереп, егетләргә уңышлар теләде. Ярыш байрагын күтәрү хокукы көллиятнең икенче курс студенты Руслан Харрасовка бирелде. Район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев конкурсның Сарман аграр көллиятендә очраклы гына узмавын, биредә укырга да, ярышырга да бөтен шартлар барлыгын билгеләп үтте. Конкурста катнашучыларның һөнәри осталыкларының тагын да артуын теләде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин конкурста катнашучыларга кыр батырлары дип мөрәҗәгать итеп, министр Марат Әхмәтовның сәламен җиткерде.Республикада суктырып алынган 3 миллион тоннадан артык ашлыкта аларның да өлеше зур булуын билгеләп үтте. Чыннан да, көнне төнгә ялгап эшләп, яшьләр арасында иң күп бөртек суктырган бу егетләрне, батырлар дими, ничек атыйсың? Конкурска исә республиканың барлык районнарыннан 50 экипаж тәкъдим ителгән булган. Аларның иң күп ашлык суктырган унбише икенче турга узган.

- Әлеге конкурсны безнең телерадио компаниясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Фән һәм мәгариф министрлыклары белән берлектә уздыра, - диде үз чыгышында "Татарстан" дәүләт телерадио компаниясенең "Парламент хәбәрләре" тапшыруын алып баручы Дмитрий Второв. - Без хезмәттәшләребез белән сезнең ничек эшләвегезне даими күзәтеп тордык. Быел һава торышы бик уңай килмәсә дә, сез сынатмадыгыз. Конкурста да сынатмаыссыз, дип ышанам.

Конкурс шартлары аңлатылды. Яшь комбайнчылар иң элек теоретик сорауларга җавап бирергә тиеш булдылар. Кырык сорауга - кырык минут вакыт. Компьютер артында утыру кайберәүләрне комбайн штурвалы артында утыруга караганда да ныграк дулкынландырды. Анда күнегелгән бит инде. Шуңа да конкурсның икенче - практик өлеше аларга әллә ни авыр тоелмады. Алар үзләре эшләгән төр комбайнның махсус "ватып куелган" урынын төзәттеләр. "Нива", "Нью Холланд", "КЛАСС ТУКАНО", "АКРОС" комбайннарының берәрсен сайлау мөмкин иде.

Ярышка нәтиҗәләр суктырган ашлык күләме, тест сорауларына җавап һәм пратик күнекмәгә бәядән чыгып билгеләнде. Җиңүчеләрне, барлык конкурсантларны шимбә көнне район мәдәният йортында хөрмәтләделәр.

Муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов районыбыз кунакларын сәламләгәннән соң, тәбрикләүләр һәм бүләкләүләр башланды. Конкурста катнашучы иң яшь комбайнчы буларак, Чирмешән егете Марсель Әхмәтвәлиевкә республика аграр берләшмәсенең истәлек бүләге тапшырылды. Иң стажлы комбайнчы дип Актаныш егете Динар Хәйдәров танылды. Ул "Бердәм Россия" сәяси партиясенең региональ бүлекчәсе бүләгенә лаек булды. Рекордлы ашлык суктырганы өчен Зәй районы егете Артур Сафин бүләкләнде. Кама Тамагыннан килгән Илмир Хәмидуллин "Иң яхшы теоретик белем"гә ия дип табылды. Теләче егете Фәрит Вәлиевне "Иң яхшы практик белем"е өчен билгеләп киттеләр. Ике көн барган конкурсның җиңүчеләре дә билгеле булды. Беренчелекне "Сарман" агрофирмасы комбайнчысы Рамил Әһелтдинов алды. Икенче урында - Буа егете Александр Грачев, өченче урын Азнакай егете Айнур Хәсәншинга бирелде. Конкурста катнашкан барлык егетләр дә Казан аграр университетына керергә юллама - сертификат алдылар.

Тагын да күбрәк фотолар - "Славим человека труда 2015" төркемендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев