САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда урып-җыю эшләре көннән-көн колач ала

31 июльгә бөртеклеләр 9400 гектарда теземнәргә салынып (барлык мәйданнарның 18 проценты), шуның 9100 гектары суктырылды. Аның 6000 гектарын - арыш, 3100 гектарын көзге бодай тәшкил итә. «Нөркәй» агрофирмасында 300 гектарда арпа ектырылды. Бөртеклеләрнең уртача уңышы 25,3 центнер тәшкил итә, республика буенча ул - 23,6 центнер. Ә районда әлегә иң югары...

31 июльгә бөртеклеләр 9400 гектарда теземнәргә салынып (барлык мәйданнарның 18 проценты), шуның 9100 гектары суктырылды. Аның 6000 гектарын - арыш, 3100 гектарын көзге бодай тәшкил итә. «Нөркәй» агрофирмасында 300 гектарда арпа ектырылды. Бөртеклеләрнең уртача уңышы 25,3 центнер тәшкил итә, республика буенча ул - 23,6 центнер. Ә районда әлегә иң югары уңыш - «Җәлил» агрофирмасында, биредә һәр гектардан уртача 27,4 центнер уңыш чыга.

Көзге чәчү өчен 14300 гектарда җир әзерләнде. Шулай ук туңга сөрү бара, ул 2600 гектарда башкарылды. Бу басуларга киләсе елда шикәр чөгендере чәчеләчәк.

3000 тонна салам әзерләнде, 50000 тонна сенаж салынды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, комбайнчылар арасында әлегә беренчелек - «Җәлил» агрофирмасыннан Румил Хәйруллинда: ул «Лексион-540» комбайнында 4486 центнер бөртек суктырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев