САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда терлекчеләр ярышты

Бүген "Нөркәй" агрофирмасының Юлтимер сөтчелек комплексында савымчылар, терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары, ветеринария табиблары арасында бәйге узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин ачып, терлекчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм бәйгедә уңышлар теләде. Ярышта катнашучыларны шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, агрофирма директоры Вазыйх Гыйльметдинов сәламләделәр....

Бүген "Нөркәй" агрофирмасының Юлтимер сөтчелек комплексында савымчылар, терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары, ветеринария табиблары арасында бәйге узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин ачып, терлекчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм бәйгедә уңышлар теләде. Ярышта катнашучыларны шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, агрофирма директоры Вазыйх Гыйльметдинов сәламләделәр. Ярыш байрагын күтәрү хокукы узган елгы бәйге җиңүчеләре - "Җәлил" агрофирмасының Ләшәү Тамак фермасы ясалма орлыкландыру технологы Людмила Гыймадиева һәм "Сарман" агрофирмасы савымчысы Резедә Мортазинага бирелде. Нәсел эше бүлеге начальнигы Дамира Ханнанова бәйге шартлары белән таныштыргач, аңа старт бирелде. Савымчылар да, технологлар һәм табиблар да белемнәрен дә, эштә ничек булдыруларын да күрсәттеләр.

Җиңүчеләрне бүләкләү танатаналы төстә Зур Нөркәйнең Сабантуй мәйданында узды. Савымчылар арасында беренчелекне "Сарман" агрофирмасының Кәүҗияк фермасыннан Ландыш Габделхакова яулады. Терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары арасында җиңү быел да Ләшәү Тамактан ("Җәлил" агрофирмасы) Людмила Гыймадиевага елмайды. Ветеринария табибларыннан җиңүче булып "Нөркәй" агрофирмасының Шыгай комплексыннан Илдар Хәкимов танылды. Җиңүчеләр, призлы икенче, өченче урыннарны алучылар, шулай ук аерым төр номинацияләрдә күп кенә терлекчеләр бүләкләнде. Шунда ук узган кечкенә сабантуйның батырлары да аталды. Тантана район үзешчәннәренең матур концерты белән үрелеп барды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X