Районда мал асраучылар Хөкүмәттә яклау табалар
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда мал асраучы халыкка ярдәм йөзеннән төрле программалар тәкъдим итә, һәм алар Хөкүмәттә яклау таба. Быел шәхси хуҗалыктагы һәр сыерга - 3мең сум һәм һәр кәҗәгә 1 мең сум исәбеннән ярдәм күрсәтеләчәге турында инде хәбәр иткән идек. Тана сатып алырга яисә кечкенә сөтчелек фермасы...
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда мал асраучы халыкка ярдәм йөзеннән төрле программалар тәкъдим итә, һәм алар Хөкүмәттә яклау таба. Быел шәхси хуҗалыктагы һәр сыерга - 3мең сум һәм һәр кәҗәгә 1 мең сум исәбеннән ярдәм күрсәтеләчәге турында инде хәбәр иткән идек. Тана сатып алырга яисә кечкенә сөтчелек фермасы булдырырга теләгәннәргә дә ярдәм кулы сузарга әзерләр республикада.
Мондый программалар барысы да авыл халкын эшле итү, ит-сөт җитештерүне һәм шуңа бәйле рәвештә халыкның керемнәрен арттыруны күздә тотып кабул ителә.
- Аның беренчесе - сатып алган башмак тана өчен 15 мең сум күләмендә субсидия бирү турында, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов. - Районга ярдәм шәхси хуҗалыкларда быелның 1 январенә булган сыерлар санына пропорциональ рәвештә күрсәтелә. Безнең районда алар 2913 баш тәшкил итә, субсидия 1 миллион 425 мең сум булачак. Авылларда тана сатып алырга теләүчеләр табылыр, дип уйлыйм.
Идарә начальнигы әйтүенчә, субсидия ярдәмендә биш танага кадәр сатып алырга була. Әмма аны бирүнең шартлары да бар икән. Беренчедән, сатып алган таналарны биш ел дәвамында суярга да, сатып җибәрергә дә ярамый. Икенчедән, субсидия бер танага 15 мең сум исәбеннән бирелә, әмма тана бәясенең яртысыннан артык була алмый. Тагын бер шарт - тана быел һәм юридик заттан, ягъни авыл хуҗалыгы оешмасыннан сатып алынган булырга тиеш.
Субсидия алу өчен авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда гариза язу формалары да була, нинди документлар алып килергә икәнен дә аңлаталар. Гаризагыз анда ун көн эчендә каралып, белешмәләр тутырып, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тапшырыла. Биредә егерме көн эчендә субсидия бирү-бирмәү турында карар чыгарыла. Ул тиешле документлар җитеп бетмәсә яисә лимит бетеп китсә, бирелмәскә мөмкин. Шулай булгач, җәһәтрәк булырга кирәк.
Программаның икенчесе мини-фермалар булдыручыларга ярдәмне күздә тота.
- Аларга субсидия 200 мең сумга кадәр булачак, - ди Альберт Наилевич. - Ул бер мәртәбә һәм бер төзелеш өчен бирелә, мини-ферманың смета бәясенең 70 процентыннан артык була алмый. Аны бирүнең дә шартлары бар. Ферма 2015 елда төзелгән яисә төзелә башлап, ярты эше төгәлләнгән булырга тиеш. Шулай ук хуҗалыкта кимендә өч баш савым сыер булу шарт (ул хуҗалык кенәгәсендә күренә). Ә мини-ферма, субсидия алганнан соң, бер ел эчендә сафка бастырылырга (төзелеп бетмәгәне) һәм ярты елдан сыерлар белән тутырылырга тиеш. Кимендә сигез савым сыер булу шарт итеп куела. Алар да, беренче программадагы кебек, биш ел дәвамында киметелергә тиеш түгел. Гаризалар шулай ук авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе исеменә языла. Мини-ферма төзелешенә документлар да булу шарт. Ә төзелешенең нинди стадиядә булуын, урынга чыгып, район Башкарма комитетында махсус булдырылган комиссия караячак.
Теләге һәм мөмкинлеге булган һәркем авылда болай да мал асрый. Ә монда әле тана алсаң, сыерларыңны арттырсаң, ярдәм итәбез, дип торалар. Бу ике программа да кызыктыргыч, дияргә кирәк. Аннан файдаланырга гына кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев