САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда комбайнчылар арасында ярышның беренче җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген комбайнчылар арасында ярышның беренче җиңүчеләрен бүләкләделәр. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, комбайнчыларга акчалата бүләкләр тапшырдылар. «Нью Холланд» комбайннарында эшләүчеләр арасында беренчелекне «Сарман» агрофирмасыннан Рамил Әһелтдинов, икенче урынны аның хезмәттәше Илмир Хафизов, өченче урынны «Нөркәй»...

Бүген комбайнчылар арасында ярышның беренче җиңүчеләрен бүләкләделәр. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, комбайнчыларга акчалата бүләкләр тапшырдылар. «Нью Холланд» комбайннарында эшләүчеләр арасында беренчелекне «Сарман» агрофирмасыннан Рамил Әһелтдинов, икенче урынны аның хезмәттәше Илмир Хафизов, өченче урынны «Нөркәй» дән Ленар Габдерахманов алдылар. «Клаас» комбайннарында эшләүчеләрдә беренчелек - шулай ук «Сарман» агрофирмасыннан Данияр Кәлимуллинда. Икенче урынны «Җәлил» агрофирмасыннан Руслан Кәлимуллин алса, өченче урынны да «Сарман»нан Рафис Нөрмөхәммәтов яулады. Игеннәрне теземнәргә салучылар арасында беренче урынны «Нөркәй»дән Сәлмән Шакиров,икенче урынны «Сарман»нан Марсель Сәлахиев, өченче урынны «Җәлил»дән Наил Кыямов алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев