САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда чираттагы киңәшмә узды

Бүген район Советында чираттагы киңәшмә узды

 Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә балаларның җәйге ялын оештыруга кагылышлы иде. Бу турыда мәгариф бүлеге начльнигы Әлфәт Сабиров, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин, район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлнара Хәйбрахманова чыгышлары тыңланды. Алар каникуллар чорында балаларның ялын оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту, вакытлыча эшкә урнаштыру төрләренә тукталдылар.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча – 14 майдан 20сенә кадәр районда узган ВИЧ-инфекция профилактикасы чаралары турында район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Линера Габделхакова чыгышы тыңланды.

Киңәшмә эшен район Сабантуе уза торган мәйданда дәвам итте. Биредә Сабантуйга әэерлек мәсьәләләре каралды: башкарыласы эшләр, җаваплы оешмалар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев