САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда чөгендерчеләрне бүләкләделәр

Бүген чөгендер алуда хезмәт куючыларны бүләкләүнең чираттагысы узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һзм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басу-кырларда булып, алдынгы сафта баручыларны тәбрикләделәр, акчалата бүләкләр тапшырдылар. Соңгы җидекөнлек нәтиҗәләре буенча беренче урынны "Сарман" агрофирмасыннан Хөснуллин Вәдүт белән Айрат Шәймөхәммәтов экипажы алды....

Бүген чөгендер алуда хезмәт куючыларны бүләкләүнең чираттагысы узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һзм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басу-кырларда булып, алдынгы сафта баручыларны тәбрикләделәр, акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Соңгы җидекөнлек нәтиҗәләре буенча беренче урынны "Сарман" агрофирмасыннан Хөснуллин Вәдүт белән Айрат Шәймөхәммәтов экипажы алды. Икенче-өченче урыннарды - "Нөркәй" агрофирмасы хезмәтчәннәре - Тәлгат Ибраһимов белән Ленар Әхмәдиев һәм Руслан Миннемөхәммәтов белән Илдар Хуҗин экипажлары. Төягечләрдә эшләүчеләр арасында бу юлы беренчелек - Дамир Моратов белән Айрат Салиховта. Икенче урында - "Сарман" агрофирмасыннан Ринат Илдарханов, "Нөркәй" агрофирмасы механизаторлары Илфат Йосыпов белән Рамил Салихов өченче булдылар.

Акчалата сертификатлар алдынгы агрономнарга да тапшырылды. Бу юлы да беренчелекне Нөркәй" агрономы Рөстәм Исмәгыйлев алды. Икенче урында янә "Сарман"нан Рамил Шакирҗанов булды. Өченчедә - "Җәлил" агрофирмасы агрономы Булат Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев