САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда бер гектардан алынган уртача уңыш – 23,4 центнер

Районда кыр эшләре дәвам итә. Бөртеклеләр 46357 гектардан, ягъни барлык мәйданнарның 87 процентыннан җыеп алынды. Һәр гектардан алына торган уртача уңыш 23,4 центнер тәшкил итә. Хәзерге вакытта язгы бодай суктыру бара. Ул 24042 гектарда игелгән иде, шуның 17200 гектары, ягъни 72 проценты җыелды. "Нөркәй", "Җәлил" агрофирмаларында рапсны теземнәргә салуга керештеләр....

Районда кыр эшләре дәвам итә. Бөртеклеләр 46357 гектардан, ягъни барлык мәйданнарның 87 процентыннан җыеп алынды. Һәр гектардан алына торган уртача уңыш 23,4 центнер тәшкил итә. Хәзерге вакытта язгы бодай суктыру бара. Ул 24042 гектарда игелгән иде, шуның 17200 гектары, ягъни 72 проценты җыелды. "Нөркәй", "Җәлил" агрофирмаларында рапсны теземнәргә салуга керештеләр. Ул 7213 гектарда чәчелгән иде, бу көнгә 900 гектары ектырылды.

Шикәр чөгендере алу дәвам итә. Ул эш өч агрофирмада да әйбәт кенә бара: татлы тамыр 1440 гектардан (19 процент) казылды. Һәр гектардан уртача 280 центнер уңыш чыга. Зәй шикәр заводына 13000 тонна чимал озатылды.

Берочтан көзге чәчү бара, ул 12500 гектарда үткәрелде. Аның 4300 гектарын - арыш, 8200 гектарын көзге бодай тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев