САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда авыл хуҗалыгы техникаларының кышкы саклауга куелуы тикшерелде

Бүген районда авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую һәм аларны кыр эшләренә әзерләүнең торышын бәяләү буенча үзара тикшерүләр узды. Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең ТР буенча филиалының баш инженеры Раушан Зарипов җитәкчелегендәге комиссия хуҗалыкларда булып, һәр төр техниканың саклау мәйданчыкларына, ябык биналарга ничек урнаштырылуы, ремонт барышы, машина-трактор станцияләре, парклары территорияләренең торышы,...

Бүген районда авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую һәм аларны кыр эшләренә әзерләүнең торышын бәяләү буенча үзара тикшерүләр узды. Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең ТР буенча филиалының баш инженеры Раушан Зарипов җитәкчелегендәге комиссия хуҗалыкларда булып, һәр төр техниканың саклау мәйданчыкларына, ябык биналарга ничек урнаштырылуы, ремонт барышы, машина-трактор станцияләре, парклары территорияләренең торышы, хезмәтне саклау, хезмәткә түләү шартлары белән танышты. Бәяләү күрсәткечләре буенча баллар исәпләнеп, урыннар билгеләнде. Нәтиҗәдә, 90 мөмкинлектән 90 балл җыеп, «Нөркәй» агрофирмасы беренче урынга лаек булды. 89ар балл җыйган «Сарман» һәм «Җәлил» агрофирмалары - икенче, «Туган як» агрофиримасының Саклаубаш бүлекчәсе 88 балл белән өченче урынны алдылар. Тикшерүләрдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, «Агрокөч төркеме» җәмгыятенең механикалаштыру бүлеге начальнигы Фәрит Хәкимов, авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелеге, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең ТР буенча филиалының район бүлеге, агрофирмалар белгечләре катнаштылар.

фото һәм материалны Энҗимә Габдрәхимова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев