САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда авыл хуҗалыгы өлкәсендә ункөнлек нәтиҗәләре буенча алдынгылар бүләкләнде

Уракта алдынгы комбайнчыларны өченче ункөнлек нәтиҗәләре буенча бүләкләделәр. Акчалата бүләкләрне, гадәттәгечә, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов тапшырдылар. "Нью-Холланд 6080", "Нью-Холланд 6090" комбайнчылары арасында бу ункөнлектә "Сарман" агрофирмасыннан Закир Хәйретдинов беренчелекне алды. Икенче, өченче урыннарда - "Нөркәй"...

Уракта алдынгы комбайнчыларны өченче ункөнлек нәтиҗәләре буенча бүләкләделәр. Акчалата бүләкләрне, гадәттәгечә, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов тапшырдылар. "Нью-Холланд 6080", "Нью-Холланд 6090" комбайнчылары арасында бу ункөнлектә "Сарман" агрофирмасыннан Закир Хәйретдинов беренчелекне алды. Икенче, өченче урыннарда - "Нөркәй" комбайнчылары Ленар Габдрахманов һәм Наил Әхмәтшин. "Тукано" классында эшләүчеләрдә беренчелек - шулай ук "Сарман"агрофирмасы комбайнчысы Ринат Сәгъдәтовта. Икенче күрсәткеч - "Җәлил" агрофирмасыннан Румил Хәйруллин, өченче - "Нөркәй"дән Альмир Саттаровта.

"Нью-Холланд ТС-56" комбайнчылары исә өчесе дә "Нөркәй" агрофирмасыннан иделәр: Николай Сапожников, Алмаз Һадиев, Петр Лукин.

Шикәр чөгендере алуда эшләүчеләр дә беренче ункөнлек нәтиҗәләре буенча бүләкләнде бу көнне. Комбайн экипажлары арасында беренчелекне "Сарман" агрофирмасыннан Айрат Шәймөхәммәтов һәм Вәдүт Хөснуллин алдылар. Икенче урында - "Җәлил" дән Айрат Хаҗиев һәм Илсур Ильясов, өченчедә тагын "Сарман" чөгендерчеләре - Альмир Сәрвәров, Рузил Сәетшин һәм Айрат Салихов. Чөгендер төяүчеләр аерым бүләкләнде. Беренчелекне биредә "Нөркәй"дән Илфат Йосыпов алды. Икенче урында - "Җәлил"дән Дамир Моратов, өченчедә - "Сарман"нан Ринат Илдарханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев