САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда алдынгы механизаторларга сертификатлар тапшырылды

Шикәр чөгендере үсемлекчелек тармагында иң табышлы культура санала. Соңгы елларда районда ул үстерелә торган мәйданнар да артты, чәчү әйләнешендә аны урнаштыруга игътибар да көчәйде. Агрофирмаларда татлы тамыр тулаем бер массив итеп игелә. Бу эшләрне оештыруда да уңайлылык тудыра. Шикәр чөгендере быел районда 9060 гектарда үстерелде. 28 сентябрьгә ул 4506 гектардан...

Шикәр чөгендере үсемлекчелек тармагында иң табышлы культура санала. Соңгы елларда районда ул үстерелә торган мәйданнар да артты, чәчү әйләнешендә аны урнаштыруга игътибар да көчәйде. Агрофирмаларда татлы тамыр тулаем бер массив итеп игелә. Бу эшләрне оештыруда да уңайлылык тудыра.

Шикәр чөгендере быел районда 9060 гектарда үстерелде. 28 сентябрьгә ул 4506 гектардан казып алынды. Басуларда тугыз, һәр агрофирмада өчәр, чөгендер алу комбайны эшли. Ункөнлекләр саен нәтиҗәләр чыгарып, алдынгыларны бүләкләү механизаторларның эшенә стимул булып тора. Алар моны үзләре дә бик хуплый.

Якшәмбе көнне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре басуларда булып, ункөнлек җиңүчеләренә сертификатлар тапшырдылар. Чөгендер комбайннарында эшләүчеләр арасында сертификатларның барысына да бу юлы «Нөркәй» агрофирмасы механизаторлары ия булды. Василий Филимонов һәм Искәндәр Нигъмәтҗанов экипажы узган ункөнлектә 192, 2 гектарда эш башкарып, беренчелекне яулады. Руслан Миңнемөхәммәтов белән Илдар Хуҗин алардан бик азга калышып (192 гектар), икенче булдылар. Өченче урын өчен сертификат 182 гектардан чөгендер алган Наил Әхмәтшин һәм Рәмис Хәлиуллин экипажына тапшырылды. Алар барысы да «Ропа» Евро-Тигр комбайннарында эшлиләр.

Сертификатлар чөгендер төяүдә эшләүче механизаторларга да тапшырылды. Аны беренче урын өчен «Нөркәй» агрофирмасыннан Илфат Йосыпов һәм Рамил Салихов алдылар. Алар «Ропа» Евро-Тигр төягечендә бергә эшлиләр һәм узган ункөнлектә күрсәткечләре 18846 тонна тәшкил итте. Икенче урында - 17314 тонна чөгендер төяп җибәргән «Җәлил» агрофирмасы механизаторы Дамир Муратов. Өченче урын өчен сертификат алган «Сарман» агрофирмасы механизаторы Ринат Илдархановның күрсәткече - 14212 тонна.

Һәркөнне Зәй шикәр заводына 4600-4700 тонна чөгендер озатыла. Ә барлыгы заводка 124119 тонна чимал киткән.

- Чөгендернең шикәрлелеге дә базиста каралганнан артып китте, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов. - Бүген ул 17,06 процент тәшкил итә, ә базис шикәрлелек - 16,78 процент. Әлегә һәр гектардан уртача 340 центнер уңыш алына. Чөгендерчеләребезнең табышы начар булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев