САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда алдынгы механизаторлар бүләкләнде

Терлекчелектә, үсемлекчелектә тырыш хезмәт куйган, югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгыларны бүләкләү күркәм традициягә әверелде. Ун көн, айлык, квартал саен нәтиҗәләр чыгарылып, җиңүчеләр билгеләнә. Моны хезмәт кешесе үзе бик көтеп ала, эшләргә стимул бирүен әйтә. Быел мондый матур башлангычны язгы кыр эшләрендә чәчүдә катнашкан механизаторлар арасында да оештырырга дигән карар чыкты. Алдынгылар...

Терлекчелектә, үсемлекчелектә тырыш хезмәт куйган, югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгыларны бүләкләү күркәм традициягә әверелде. Ун көн, айлык, квартал саен нәтиҗәләр чыгарылып, җиңүчеләр билгеләнә. Моны хезмәт кешесе үзе бик көтеп ала, эшләргә стимул бирүен әйтә. Быел мондый матур башлангычны язгы кыр эшләрендә чәчүдә катнашкан механизаторлар арасында да оештырырга дигән карар чыкты. Алдынгылар һәр биш көн саен билгеләнеп барачаклар. 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә беренче җиңүчеләребезнең исемнәре билгеле булды.

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Илнур Салихов катнашындагы комиссия районыбыз басу-кырларында булып, чәчүнең барышы белән таныштылар, хезмәттә алдынгыларны бүләкләделәр.

Ә җиңүчеләр бер сменага бирелгән норма үтәлешеннән чыгып билгеләнделәр. Бүләкләүләр ике төркемдә башкарылды. Чит ил тракторларында эшләүче механизаторлар арасында беренчелекне "Җәлил" агрофирмасыннан Зөфәр Гыймадиев алды. Ул ХТХ-215 тракторы белән 519 гектарда чәчү эшләре башкарган. Икенче урында - "Сарман" агрофирмасыннан Айдар Маликов.

- Бик тырыш, эшен яратып башкара. Иң мөһиме, намус белән, булсынга эшли. Аның басулары да чиста, хәтта ташларны да кырга эттереп чыгарып бара, - дип мактады Нәркиз Хәйдаровны "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов. Ул өченче урын алганы өчен 1000 сум акчалата бүләк алды.

МТЗ тракторларында эшләүчеләр арасында беренче урын - "Сарман" агрофирмасы механизаторы Мәҗит Мәрданшинда. Ул чәчү башыннан 1440 гектарда эш башкарган.

- Бик уңган егет. Узган ел да чәчү вакытында шактый күләмдә акча эшләде, - диде аның турында агрофирма директоры Диккат Хөснетдинов.

Тырышсаң, чыннан да, авыл хуҗалыгында эшләп, начар яшәмисең. Быелгы чәчүдәге беренче хезмәт бүләген ул 2000 сум күләмендә алды. Өченче урынга чыккан хезмәттәше Ленар Газизовның да эшләү дәрте күренеп тора. "Иң мөһиме: техника ватылмасын, үзебездән торганын без эшләрбез, тырышырбыз", - ди ул.

Бу төркемдә "Җәлил" агрофирмасында эшләүче Мизхәт Габидуллин икенче булды. Аңа 1500 сум акчалата бүләк тапшырдылар.

Һава торышы яхшы торганда, механизаторлар күбрәк эшләп калырга тырышалар. Вакытның һәр минуты исәпкә алына. Без бүләкләргә килгәч тә, озак тоткарланмадылар алар, эшкә ашыктылар. Булачак уңышка нигез салына. Чыннан да, кыр кешесенә бик җаваплы чор җитте. Басу-кырлардан узганда, күзәтеп барабыз. Кышкы уҗымнар матур булып тишелгәннәр, уңышын да мулдан җыеп алырга язсын иде.

Апрельнең соңгы көне күрсәткечләре буенча районда 42890,7 гектарда чәчү эшләре башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев