САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда алдынгы комбайнчыларга сертификатлар тапшырылды

Быел беренче тапкыр район Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә урып-җыю чорында комбайнчылар арасында һәр ункөнлек саен нәтиҗә чыгарылып барылачак. Карарны тормышка ашыру буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов җитәкчелегендә махсус комиссия төзелде. Комиссия даими рәвештә эш барышын контрольдә тотачак. Ярыш уздыруның максаты булып, бөртек җитештерүнең күләмен...

Быел беренче тапкыр район Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә урып-җыю чорында комбайнчылар арасында һәр ункөнлек саен нәтиҗә чыгарылып барылачак. Карарны тормышка ашыру буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов җитәкчелегендә махсус комиссия төзелде. Комиссия даими рәвештә эш барышын контрольдә тотачак. Ярыш уздыруның максаты булып, бөртек җитештерүнең күләмен арттыру, агротехник срокларда бөртекле культураларны сыйфатлы итеп җыеп алу тора. Шимбә көнне Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин беренче ункөнлек нәтиҗәләре буенча хезмәт алдынгыларына сертификатлар тапшырды. Беренче урынны алган комбайнчы - 1500 сум, икенчене - 1000 сум, өченче булганы 500 сум акчалата премия алачак. Ә җиңүчеләр өч төркемдә комбайннарның җитештерү мөмкинлеге төрләренә карап билгеләнде. "Нью-Холланд-6080, 6090" комбайннарында эшләүчеләр арасында 1 нче урын - "Нөркәй" агрофирмасыннан Ленар Габдрахмановка, 2 нче һәм 3 нче урыннар да - шул ук агрофирмадан Фәнис Гариповка, Раиф Солтановка бирелде. Икенче төркем - "Тукано-450", "Мега-360", "Лексион-540" комбайннарында эшләүчеләр буенча 1 нче урында - Рамил Салихов ("Нөркәй" а/ф), 2 нчедә - "Җәлил" агрофирмасыннан Руслан Кәлимуллин, 3 нчедә - Ренат Сәгъдатов ("Сарман"а/ф). "Акрос", "Дон-1500", "Нью-Холланд-56" комбайннарында "Җәлил" агрофирмасыннан Ленар Якупов - беренче, "Сарман" агрофирмасыннан Ирек Нурисламов - икенче, Рамил Степанов ("Җәлил" а/ф) өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев