Район игенчеләре уракны кызу темпларда алып баралар
Район игенчеләре, аяз көннәрнең кадерен белеп, уракны кызу темпларда алып барырга тырышалар. 28 июльгә игеннәр 7100 гектардан җыеп алынды. Аның 2000 гектарын - арыш, 5100 гектарын көзге бодай тәшкил итә. Арышның һәр гектарыннан уртача - 25, бодайныкыннан 20 центнер уңыш алына. Ашлык суктырылган басуларда саламы җыела бара, бүгенгә1000 тонна салам...
Район игенчеләре, аяз көннәрнең кадерен белеп, уракны кызу темпларда алып барырга тырышалар. 28 июльгә игеннәр 7100 гектардан җыеп алынды. Аның 2000 гектарын - арыш, 5100 гектарын көзге бодай тәшкил итә. Арышның һәр гектарыннан уртача - 25, бодайныкыннан 20 центнер уңыш алына.
Ашлык суктырылган басуларда саламы җыела бара, бүгенгә1000 тонна салам эскертләнде. Көзге чәчүгә 7600 гектарда җир әзерләнде, җирне төп эшкәртү 1000 гектарда башкарылды.
Берьеллык һәм күпьеллык үләннәрне чабу, терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Күпьеллыкларның икенче каты 1200 гектардан алынды, берьеллыклар 2800 гектарда урылды. Базларга 56100 тонна сенаж салынды.
Үсемлекләрне тәрбияләү, картайган күпьеллык үлән басуларын сөрү дә дәвам итә. Соңгысы 1300 гектарда үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев