Район хуҗалыкларында язгы культуралар чәчү 26413 гектарда башкарылды
Район игенчеләре бәйрәмгә күтәренке кәеф, яхшы эш күрсәткечләре белән киләләр. Хуҗалыкларда язгы культуралар чәчү 26413 гектарда, ягъни планлаштырылган мәйданнарның 47 процентында башкарылды. 11436 гектарда - арпа, 5600 гектарда - язгы бодай, 477 гектар - солы, 600 гектар - борчак, 1300 гектар люпин чәчелде. Шикәр чөгендере чәчеләсе 10488 гектар мәйданның эш...
Район игенчеләре бәйрәмгә күтәренке кәеф, яхшы эш күрсәткечләре белән киләләр. Хуҗалыкларда язгы культуралар чәчү 26413 гектарда, ягъни планлаштырылган мәйданнарның 47 процентында башкарылды. 11436 гектарда - арпа, 5600 гектарда - язгы бодай, 477 гектар - солы, 600 гектар - борчак, 1300 гектар люпин чәчелде. Шикәр чөгендере чәчеләсе 10488 гектар мәйданның эш 5900 гектарында башкарылды. Кукуруз 700 гектарда чәчелде. Үсемлекләрне авыруларга, корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү дә башланды. Бу эшләр 1200 һәм 2100 гектарда үткәрелде. Туңга сөрелгән җирләрдә, уҗым басуларында дым каплау төгәлләнеп килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев