САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район белгечләре Актанышта семинарда катнаштылар

Узган атнада Актаныш районында терлекчелектә беренче квартал нәтиҗәләренә багышланган зона семинары узды. Анда Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Тукай, Зәй, Минзәлә районнарының белгечләре белән бергә безнең районның нәсел-селекция хезмәте, ветеринария берләшмәсе белгечләре, агрофирмаларның зоотехниклары, ветеринария табиблары, терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары да катнашты. Семинар киңәшмә эшен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип...

Узган атнада Актаныш районында терлекчелектә беренче квартал нәтиҗәләренә багышланган зона семинары узды. Анда Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Тукай, Зәй, Минзәлә районнарының белгечләре белән бергә безнең районның нәсел-селекция хезмәте, ветеринария берләшмәсе белгечләре, агрофирмаларның зоотехниклары, ветеринария табиблары, терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары да катнашты.

Семинар киңәшмә эшен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов алып барды. Төп доклад белән дә ул чыкты. Киңәшмә барышында сүз терлекләрнең продукция бирүчәнлеген арттыру турында барды. Ә моның нигезе, мәгълүм булганча, тиешле күләмдә һәм сыйфатлы азык ашату. Юкка гына элек-электән үк «Сыерның сөте - телендә», «Ашаган малда өмет бар», димәгәннәринде. Нәҗип Нәкыйпович мөгезле эре терлекләрнең баш саннарын киметүгә юл куйган хуҗалыкларның белгечләрен тәнкыйтьләп алды. Бездә район буенча малларның баш саннары саклап калынган. Беренче кварталда сөт җитештерүдә район хуҗалыклары узган елның шул чоры белән чагыштырганда яхшырак эшләгәннәр, былтыр бу чорда 50541 центнер сөт савылган булса, быел ул 51470 центнер тәшкил иткән (102 процент ). Министр урынбасары, бу күрсәткечне тагын да арттырырга кирәк, ди. Бер сыердан 5-6 килограмм сөт савып, нинди рентабельлелек турында уйларга мөмкин, дип, ул андыйларны тәнкыйть утына тотты. Безнең районда аның «кайнар кулына» эләгүчеләр булмады. Ит җитештерүдә 2016 елга караганда биш процент үсешкә ирешелгән. Ә безнең район буенча ул -107 процент: былтыргы 4476 центнер урынына быел 4770 центнер ит җитештерелгән. Тик монда да 360-400 граммлы тәүлеклек үсеш алучыларга «эләкте», арада безнекеләр булмады.

Сөт җитештерүдә нәтиҗәлелеккә ирешүнең иң мөһим факторлары булып сыерларны ашату һәм эчертү тора. Нәҗип Хаҗипов быелгы җәйне су эчертү елы дип атыйк, диде һәм сыерларга бирә торган суны белгечләрнең үзләренә эчеп карарга кушты - ул чиста булырга тиеш! Шулай ук сыерның минутына 20 литр су эчеп бетерүен һәм аңа тәүлеккә үз авырлыгының 4 проценты күләмендә су кирәклеген искә төшереп, бу мәсьәләгә ничек мөһим карау кирәклеген ассызыклады. Терлекләргә азык әзерләгәндә терлекчелек белгечләренең консультант та, ярдәмче дә булырга тиешлекләренә дә басым ясады ул. Күпьеллык үләннәрне катнаш итеп чәчкән очракта (әйтик, клевер, тимофеевка, лядвинецне бергә чәчү) азыкның туклыклылыгы ни дәрәҗәдә артуын мисалда күрсәтте. Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә анда катнашучылар Нур Баян исемендәге җәмгыятьтә һәм «Әнәк» агрофирмасында катнаш азык әзерләү процессын, «Карусель» сыерларны саву җайланмасын карадылар, җәйләүдә булдылар. «Әнәк»тә бүген иң кыйммәтле азык ашатып, иң очсызга төшә торган сөт җитештерүләрен әйттеләр. Биредә бер сыердан уртача 24 килограмм сөт савалар һәм кыйммәткә саталар. Билгеле, үрнәк алырлык урын бар биредә. Белгечләр семинар-киңәшмә барышында күргәннәрен, ишеткәннәрен гамәлгә ашыру өчен үз көчләрен кызганмасалар, дип ышаныйк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев