Район басуларында эш туктап тормый
Районда урып-җыю эшләре 39698 гектарда башкарылды. Бу - барлык мәйданнарның 74 проценты, дигән сүз. Һәр гектардан уртача 20,2 центнер уңыш алынып, барлыгы 80157 тонна ашлык суктырылды. Берочтан көзге чәчү дә бара, ул 10500 гектарда үткәрелде: 9900 гектарда көзге бодай, 600 гектарда арыш чәчелде. Көзге чәчү өчен 16000 гектарда җир әзерләнде,...
Районда урып-җыю эшләре 39698 гектарда башкарылды. Бу - барлык мәйданнарның 74 проценты, дигән сүз. Һәр гектардан уртача 20,2 центнер уңыш алынып, барлыгы 80157 тонна ашлык суктырылды. Берочтан көзге чәчү дә бара, ул 10500 гектарда үткәрелде: 9900 гектарда көзге бодай, 600 гектарда арыш чәчелде. Көзге чәчү өчен 16000 гектарда җир әзерләнде, туфракны төп эшкәртү 31800 гектарда башкарылды.
Шикәр чөгендере алу дәвам итә. Бу эш 360 гектарда башкарылып, 12600 тонна татлы тамыр казылды. Һәр гектардан уртача 35 центнер уңыш алына. Казылган чөгендернең 10000 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев