САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы уракның өченче бишкөнлеге алдынгыларын бүләкләде

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин бүген – 17 август көнне район басуларында булды, уракның өченче бишкөнлеге алдынгыларын бүләкләде.

Алдан хәбәр иткәнебезчә, җиңүчеләр өч төркемдә бүләкләнде. Беренче төркемдә I урынны бу юлы да икенче бишкөнлекнең урак батыры – “Сарман” агрофирмасы механизаторы, “Тукано-450” комбайнында биш көндә 3767 центнер ашлык суктырган Ринат Сәгъдәтов яулады. II урында – “Нью-Холланд” комбайнында 3227 центнер икмәк суктырган “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Айнур Закиров. “Тукано-450” комбайнында 3131 центнер ашлык суктырган “Сарман” агрофирмасы механизаторы Дамир Гайнуллин да үз позициясендә нык тора – икенче бишкөнлектәге кебек үк, ул бу юлы да III урынга чыкты. Икенче төркемдә исә I урында – “Мега-360” комбайнында 3792 центнер икмәк суктырган “Нөркәй” агрофирмасы механизаторы Марат Камалов. Гомумән, бу төркемдә бу юлы барлык призлы урыннар да – “Нөркәй” агрофирмасы механизаторларында. II урында “Нью-Холланд” комбайнында 2849 центнер икмәк суктырган Фәнис Гарипов булса, III урында - “Мега-360” комбайнында 2519 центнер икмәк суктырган Фәнис Гыйздәтуллин. Өченче төркемдә беренчелек – 263 гектар мәйданда эш башкарган “Нөркәй” агрофирмасы механизаторы Сәлмән Шакировта, II урында – 235 гектар мәйданда эш башкарган “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Нияз Даутов, III урында – 149 гектар мәйданда эш башкарган “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Наил Кыямов. 
Урак алдынгыларына акчалата бүләкләрне тапшыруда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов та катнаштылар. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев