САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы чираттагы ункөнлек алдынгыларын бүләкләде

Бүген – 22 сентябрь көнне район башлыгы Фәрит Хөснуллин басуларда булды һәм чираттагы ункөнлек – 11-20 сентябрь көннәрендә чөгендер алу буенча беренчеләр сафында булган чөгендер ала торган экипаж, чөгендер төйи торган техникада эшләүче механизаторларны, шикәр чөгендере эшкәртү һәм алу буенча алдынгы агрономнарны бүләкләде.

  • Бүләкләүдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Хәйдәров та катнашты.

    Беренче төркемдә I урынга - Искәндәр Нигъмәтҗанов һәм Радик Габдрахманов (“Нөркәй” агрофирмасы), II урынга - Руслан Миңнемөхәммәтов һәм Марат Мирсәетов (“Нөркәй” агрофирмасы, III урынга Иршат Галиев һәм Рамил Галиев (“Сарман” агрофирмасы) экипажлары лаек булды.
    Икенче төркемдә – чөгендер төягеч техникада эшләүчеләр арасында I урында – Дамир Моратов (“Җәлил” агрофирмасы), II урында - Рамил Салихов (“Нөркәй” агрофирмасы), III урында – Руслан Әһелтдинов (“Сарман” агрофирмасы).
    Өченче төркемдәгеләр арасында җиңү бу юлы “Җәлил” агрофирмасыннан Әзһәм Сәхәбиевкә (I урын), “Нөркәй” агрофирмасыннан Рафис Гайсинга (II урын), “Сарман” агрофирмасыннан Рамил Шакирҗановка (III урын) елмайды.
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X