САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район авыл хуҗалыгы оешмаларында техник караулар дәвам итә

21 мартта авыл хуҗалыгы техникасын тикшерү эшләре, ягъни техник караулар башланып киттеләр.

Ул көнне «Җәлил» агрофирмасында күрсәтмә рәвешендә старт алган чара хуҗалыкта дүрт көн дәвамында барды. Хәзерге вакытта техник караулар «Сарман» агрофирмасына күчтеләр, 30 мартта «Нөркәй» агрофирмасына да чират җитәчәк. Аннан авыл җирлекләре, оешмаларның техникаларына да техник караулар үткәреләчәк. Шуннан соң гомуми нәтиҗә булачак.
Чарада ТР Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенең район бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Сәлахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Агрокөч» җәмгыяте, район җитештерү комплекслары хезмәткәрләре катнашалар.
Тулырак язманы район газетасының 25 март саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев