САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район агрофирмаларында техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде

Бүген район агрофирмаларында техникаларның, тагылма коралларның язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. Ул республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов рәислек иткән комиссия тарафыннан башкарылды. Комиссиядә шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте , агрофирмалар белгечләре бар иде. Тикшерү «Җәлил» агрофирмасыннан башланды. Биредә...

Бүген район агрофирмаларында техникаларның, тагылма коралларның язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. Ул республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов рәислек иткән комиссия тарафыннан башкарылды. Комиссиядә шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте , агрофирмалар белгечләре бар иде.

Тикшерү «Җәлил» агрофирмасыннан башланды. Биредә кыр эшләренә чыгачак бар техника паркларга тезеп, көйләп куелган иде. Комиссия, барысын да энә күзенән үткәргәндәй карап, җитешсез җирләр булмавын ачыклады. Аннан «Сарман», «Нөркәй» агрофирмалары, «Туган як -Родные края» агрфирмасының Саклаубаш бүлекчәсендә булдылар. Тикшерү барышында куркынычсызлык техникасы таләпләренең үтәлеше дә, ремонт звенолары булдырылу да, тракторларның техник карау узган булулары да һәм башкалар исәпкә алынды. Нәтиҗәдә 40 мөмкинлектән 40 балл җыеп, беренче урынны «Җәлил» һәм «Нөркәй» агрофирмалары бүлеште. 39 балл җыйган «Сарман» агрофирмасы - икенче, 38 балл белән «Туган як -Родные края» агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе өченче булдылар.

Илдус Габдрахманов хуҗалыкларның әзерлегенә югары бәя бирде. Ул ремонтка, язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеккә ярдәмнең зур булуын әйтте, механизаторларның да тырышлыкларын билгеләп үтте. Тикшерүләрдә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдинов та катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев