САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район агрофирмаларында шикәр чөгендере ала башладылар

Агрофирмаларда шикәр чөгендере ала башладылар. Бу эшкә, гадәттә, соңрак керешелсә дә, «Агрокөч төркеме» җитәкчелеге, Зәй шикәр заводын эшләтеп җибәрү максатыннан, шундый карарга килде. - Һәр агрофирмада көнгә 30 гектарлап мәйданнан аласы була татлы тамырны, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов. - Бу заводка...

Агрофирмаларда шикәр чөгендере ала башладылар. Бу эшкә, гадәттә, соңрак керешелсә дә, «Агрокөч төркеме» җитәкчелеге, Зәй шикәр заводын эшләтеп җибәрү максатыннан, шундый карарга килде.

- Һәр агрофирмада көнгә 30 гектарлап мәйданнан аласы була татлы тамырны, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов. - Бу заводка көн саен 900-1000 тонна чимал озату өчен кирәк.

«Җәлил» агрофирмасында Айрат Хаҗиев, Илсур Ильясов, Илнур Вәлиев идарәсендәге комбайннар эшкә иң беренче булып керештеләр. Инде Дамир Моратовның төягече дә әзер, кичә үк басуга килеп җиткән иде. Тик төяп җибәрү бүген генә башланды.

«Сарман» агрофирмасында без барганда чөгендер комбайннарының әле берсе генә чыккан иде - узган елгы чөгендер алу кампаниясеннән райондашларга исеме яхшы таныш Заһир Шәйхразиев иярләгәне. Ул да, кулдашы Илдар Гыйләҗев та - тәҗрибәле механизаторлар, сынатмаслар, шәт. Алар 120 гектарлы басуда эшлиләр, контроль алу уңышның гектардан 350 центнер булуын күрсәткән, шикәрлегеге - 12,7 процент .

«Нөркәй» агрофирмасында уңыш 360-370 центнердан ким түгел, диләр. Дөрес әле чөгендер үсә бит. Аның уңышы да, шикәрлелеге дә артырга тиеш.

- Былтыр бу вакытта шикәрлегеге 13,98 процент иде, ә быел 12, 68 генә, - ди агрофирманың чөгендерчелек буенча агрономы Рөстәм Исмәгыйлов. - Чөнки быел кояшлы көннәр әз булды. Уңыш әйбәт булырга тиеш. Басуларга чөгендернең элгәре булган көзге бодай алдыннан гектарына 10 тонна исәбеннән тавык тизәге кертелгән иде. Былтыр көздән 2,8 центнердан хлорлы калий керде, язда 4 центнер катлаулы ашлама һәм 1 центнердан аммиак селитрасы белән ашланды. Өч кат чүп үләннәренә каршы эшкәрттек, яфрактан тукландырдык.

Биредә татлы тамыр 3960 гектар мәйдан били. 290 гектарлы басуга чыкканнар. Илдар Хуҗин, Руслан Миңнемөхәммәтов, Рәмис Хәлиуллин әлегә үзләре генә эшлиләр, кулдашлары соңрак кушылачак. Төягечтә, узган елдагы кебек үк, Илфат Йосыпов эшләячәк. Ул да инде басуга килгән иде.

Игеннәрне урып-җыюга менә шулай шикәр чөгендерен алу да ялганды. Механизаторларга уңышлы эшләр, чыдамлык тедик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев