САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район агрофирмаларында алдынгы чөгендерчеләргә сертификатлар тапшырылды

Быел Ходай авыл кешесенә иркенләп эшләр өчен дә, басу-кырлардагы уңышны җыеп алыр өчен дә мөмкинлеген мулдан бирде. Мондый һава торышы соңгы елларда булмады да кебек. Әле һаман исә табигать үзенең аяз көннәре белән сөендерә. Шикәр чөгендере алу буенча район республикада икенче урында бара. Татлы тамыр алуда хезмәт куючыларның югары эш...

Быел Ходай авыл кешесенә иркенләп эшләр өчен дә, басу-кырлардагы уңышны җыеп алыр өчен дә мөмкинлеген мулдан бирде. Мондый һава торышы соңгы елларда булмады да кебек. Әле һаман исә табигать үзенең аяз көннәре белән сөендерә.

Шикәр чөгендере алу буенча район республикада икенче урында бара. Татлы тамыр алуда хезмәт куючыларның югары эш темплары күрсәтүе, әлбәттә, аларга карата игътибар булуга да бәйле. Ункөнлек нәтиҗәләре буенча билгеләнгән урыннар бер-берсе белән ярышу, яхшырак булу теләге тудыра, өстәвенә, стимул да бар. Нәтиҗәләр буенча сертификатлар тапшыруның чираттагысы бүген узды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов басуларда алдынгылар янында булдылар. Комбайнчылар арасында бу юлы беренчелекне "Җәлил" агрофирмасы хезмәтчәннәре Айрат Хаҗиев, Илнур Ильясов алдылар. Икенче-өченче урыннарда - "Нөркәй"леләр Руслан Миңнемөхәммәтов, Илдар Хуҗин һәм Василий Филимонов, Искәндәр Нигмәтҗанов экипажлары. "Ропа" Евро-Маус төягечендә эшләүчеләрнең урыннары - узган ункөнлектәгечә. Бу юлы да Илфат Йосыпов, Рамил Салихов ("Нөркәй" а\ф) беренче булдылар. "Җәлил" агрофирмасыннан Дамир Моратов - икенчедә, "Сарман" агрофирмасыннан Ринат Илдарханов - өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев