Район агрофирмалары кышкы чорга әзерлек белән керәләр
Быел «Сарман», «Җәлил» агрофирмаларында терлекчелек торакларында күләмле ремонт эшләре башкарылды. «Сарайлыда бер торактан кала, барлык торакларга сөтүткәргечләр урнаштырылды, - ди «Җәлил» агрофирмасы баш икътисадчысы Ләйсирә Әхмәдишина. - Иске Минзәләбашта ул җәйге лагерьда да куелды. Киләсе елга барлык җәйләүләрдә урнаштырырга планлаштырабыз. Иске Кәшердә яшь бозаулар һәм буаз маллар тораклары, Иске Минзәләбашта,...
Быел «Сарман», «Җәлил» агрофирмаларында терлекчелек торакларында күләмле ремонт эшләре башкарылды. «Сарайлыда бер торактан кала, барлык торакларга сөтүткәргечләр урнаштырылды, - ди «Җәлил» агрофирмасы баш икътисадчысы Ләйсирә Әхмәдишина. - Иске Минзәләбашта ул җәйге лагерьда да куелды. Киләсе елга барлык җәйләүләрдә урнаштырырга планлаштырабыз. Иске Кәшердә яшь бозаулар һәм буаз маллар тораклары, Иске Минзәләбашта, Ләшәү Тамакта берәр торак реконструкцияләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы буенча республика бюджеты ярдәмендә берничә савым сыерлар торагының түбәләре алыштырылды».
Хуҗалыклар терлекләрне кышкы чорда тәрбияләүгә күчтеләр. Бүген һәр сыердан уртача 10,5 килограмм сөт савыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев