САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Пьедесталның беренче баскычында – Әлфия белән Людмила

Бүген «Сарман» агрофирмасының Кәүҗияк терлекчелек комплексында савымчылар һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру технологларының район конкурсы булды.

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, «Сарман» агрофирмасы директоры Диккат Хөснетдинов бәйгедә катнашучыларны сәламләгәннән соң ярыш байрагы күтәрелде. Аны күтәрү хокукы былтыргы чемпионнар – «Сарман» агрофирмасы савымчысы Ландыш Габделхакова белән «Җәлил» агрофирмасының терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы Людмила Гыймадиевага бирелде.

Ярышта катнашучылар башта теоретик сорауларга җавап бирделәр, аннан практик өлештә уңганлыкларын, булганлыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә савымчылар арасында җиңү «Сарман» агрофирмасыннан Әлфия Габделхаковага елмайды. Технологлар арасында җиңүне быел да Людмила Гыймадиева беркемгә дә бирмәде. Бәйге бүләкләүләр, спорт уеннары, концерт белән дәвам итте.

Бу турыда тулырак язманы район газетасында  укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев