САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

һөнәрле ир хур булмас

"Авылның киләчәге - фермерлар кулында", "Авылда эш юк, дигән сүзне ялкаулар гына әйтә". Бу һәм моңа охшаш фикерләрне күп ишетергә туры килә. Авылларда йөреп, эшлекле кешеләр белән аралашканнан соң ул сүзләрнең хаклыгына ышанасың. Безнең районда да фермер хуҗалыклары аз түгел. Ә мал-туар, кош-корт асрап, бал кортлары үрчетеп, яшелчә үстереп сатып...

"Авылның киләчәге - фермерлар кулында", "Авылда эш юк, дигән сүзне ялкаулар гына әйтә". Бу һәм моңа охшаш фикерләрне күп ишетергә туры килә. Авылларда йөреп, эшлекле кешеләр белән аралашканнан соң ул сүзләрнең хаклыгына ышанасың.
Безнең районда да фермер хуҗалыклары аз түгел. Ә мал-туар, кош-корт асрап, бал кортлары үрчетеп, яшелчә үстереп сатып көн күрүчеләр, алай гына түгел, әйбәт табыш алучылар тагын да күбрәк. Теләк кенә кирәк. Теләк булса, беләк карышмый, диләр бит. Дөрес, фермерларның эшләре гел җай гына бара, дип тә булмыйдыр. Җир кешесенең хезмәте һава шартларына нык бәйле бит. Ярый ла Тукай әйтмешли, җиле дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында яуса. Ничек кенә булмасын, безнең фермерларның күпчелеге үҗәтләнеп эшләүләрен дәвам итәләр, икмәк үстерәләр, мал-туар асрыйлар.
Авылларда күпмедер кешене эшле дә итәләр.
"Айтуган" хуҗалыгында банкротлык процедурасы барышында, Илексаздагы техника паркында өч бинаны алып, аңарчы лизингка алынган булган һәм инвесторлар баш тарткан "Дон-1500" комбайннарының берсен, бер "Т-4" тракторын алган, үзенең һәм туганнарының пай җирләрен рәсмиләштереп, "Гайфуллин И.М." фермер хуҗалыгы төзегән Илмир - шулай үҗәтләнеп эшләүчеләрнең берсе. 23 кешенең пай өлешләреннән тупланып, 208 гектар тәшкил иткән басуларда икмәк һәм үлән үстерә ул. Фермерлыкка кереп китүе - 2004 елдан. Быел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 26 центнер уңыш алганнар. Алганнар, дим, чөнки аңа эшендә улы Марат һәм туганы Әхмәтшин Илдус булыша. Ашлыкны сыйфатлы итеп, явымнарга кадәр җыеп ала алганнар. "Үз комбайның булу кирәк. Шулай булмаганда, кемдәдер урак төгәлләнгәнне көтәргә туры килә, - ди Илмир. - Менә мин хәзер башкаларга ярдәмгә дә барам әле".
Бөртекне коры, чиста килеш амбарга салып куйганнар - өч бинаның берсендә урнашкан ул. Бер бинада ашламалар саклана, берсендә техника тора һәм ремонтлана. Ашлама дигәннән, аны һәм кыр эшләре өчен ягулык-майлау материалларын, Хөкүмәт ярдәме белән, ташламалы бәяләрдән алалар. Шулай булмаганда, ашлык җитештерүчеләргә бик кыенга туры килер иде. Тик кыенлыктан курыккан кеше мондый җаваплы эшкә алынмый да. Җаваплы, чөнки авылдашлар каршында йөз аклыгын да сакларга кирәк бит әле. "Менә алынган булган иде дә, булдыра алмады", - дисәләр, нишләрсең? Илмир да, гомере буе механизатор булып эшләгән әтисе Мөнир абый кебек, сынатырга күнекмәгән. Әле менә игенчелек белән генә шөгыльләнеп калмыйча, гаилә фермасы төзү турындагы фикергә килгән. Эскертләнгән печәне әзер, бөртеге бар. Бер 30 баш савым сыерлык ферма булдыру аның нияте. Авылның тагын ничәдер кешесенә эш урыны да булачак, дигән сүз. Фермерның теләге район авыл хуҗалыгы һә азык-төлек идарәсендә дә яклау тапкан. Гомумән, эшендә идарә белгечләренең, район хакимиятенең, авыл җирлеге башлыгының ярдәмен даими тоя ул.
Илмир бүген аягында нык басып торучы фермерлар рәтеннән. Алдарак әйтелгән техникаларның лизинг бәясе инде түләнеп беткән. Шушы арада гына "Росагролизинг"тан "МТЗ-1221" тракторы кайтарткан. "ДТ-75", "ЮМЗ-6Л" тракторлары бар. Җир эшкәртү өчен тагылма кораллары да булдырылган. Бүген-иртәгә арыш чәчәргә чыгачаклар, ул 40 гектарда урнашачак һәм чәчү ике көндә төгәлләнәчәк.
Шактый еллар шофер, соңрак дәүләт автоинспекциясендә техник караулар үткәрү буенча белгеч булып эшләгән Илмир, туганнары белән киңәшләшеп, җирдә эшләп карарга килгән ниятен менә инде сигез ел тормышка ашыра. Гаилә фермасы төзү турындагы уе да ныклы аның һәм анысы да уңышлы барып чыгарына шик юк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев