САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Нөркәй" агрофирмасында семинар-киңәшмә үтте

Бу атна башында "Нөркәй" агрофрмасында, республикада беренчеләрдән булып, чөгендер алу техникаларының хәзерлеген тикшерү буенча семинар-киңәшмә узды. Анда авыл хуҗалыгы идарәсе, "Агрокөч"," Финагротрейд" ябык акционерлык җәмгыятьләре белгечләре, агрофирмаларның баш агрономнары һәм баш инженерлары, шулай ук чөгендер алу комбайннарында эшләүче механизаторлар катнашты. Хәзерлек сызыгына хуҗалыкта булган 3 комбайн һәм 1 төягеч куелган...

Бу атна башында "Нөркәй" агрофрмасында, республикада беренчеләрдән булып, чөгендер алу техникаларының хәзерлеген тикшерү буенча семинар-киңәшмә узды. Анда авыл хуҗалыгы идарәсе, "Агрокөч"," Финагротрейд" ябык акционерлык җәмгыятьләре белгечләре, агрофирмаларның баш агрономнары һәм баш инженерлары, шулай ук чөгендер алу комбайннарында эшләүче механизаторлар катнашты. Хәзерлек сызыгына хуҗалыкта булган 3 комбайн һәм 1 төягеч куелган иде, алар эш процессында сыналдылар. "Агрокөч" җәмгыятенең техник директоры Фәрит Хәкимов аларга куелган таләпләргә тукталды. "Финагротрейд" җәмгыятенең "Нөркәй" участогы начальнигы Дамир Гыйниятуллин ремонт вакытында комбайннарның кайсы детальләренә күбрәк игътибар итәргә кирәклеген аңлатты. Семинарда катнашучылар хуҗалык комбайннарының хәзерлеген югары бәяләделәр. Быел шикәр чөгендерен алуны планлаштырылган уңыш алынырдай басуларда 17 августтан соң башлау күздә тотыла. Шуңа күрә башка хуҗалыкларда да комбайннарны шушы срокка хәзерлек сызыгына кую бурычы куела.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X