САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Нөркәй" агрофирмасында ремонт тулы куәтенә бара

Бүген «Нөркәй» агрофирмасында авыл хуҗалыгы техникаларын 2017 елгы кыр эшләре сезонына әзерләүне оештыруга багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда «Агрокөч төркеме» җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдинов һәм белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, белгечләре, агрофирмалар директорлары, машина-трактор станцияләре һәм парклары инженерлары, агрономнар катнашты. Элеккерәк елларда мондый семинарларны техникаларны...

Бүген «Нөркәй» агрофирмасында авыл хуҗалыгы техникаларын 2017 елгы кыр эшләре сезонына әзерләүне оештыруга багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда «Агрокөч төркеме» җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдинов һәм белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, белгечләре, агрофирмалар директорлары, машина-трактор станцияләре һәм парклары инженерлары, агрономнар катнашты.

Элеккерәк елларда мондый семинарларны техникаларны кышкы саклауга кую һәм ремонт эшләрен оештыруга багышланган семинар-киңәшмә дип атый иделәр. Хәзер исеме үзгәрсә дә,эчтәлеге шул калды инде аның. Ул агрофирманың Вахитов исемендәге бүлекчәсенең Шәрләрәмәдәге техника паркында башланды. Биредә тырмалар, «СЗ-3,6», «СЗП-3,6» чәчкечләре, катоклар, культиватор һәм башка тагылма кораллар ремонты тулы куәтенә бара. Агрофирма директоры Вазыйх Гыйльметдинов сүзләренә караганда, агрофирмадагы 1062 тырманың барысы да ремонтланып беткән, аларның 360ы - шушы бүлекчәдә. Ремонт эшенә механизаторлар үзләре җәлеп ителгән, шулай ук өч слесарь һәм бер эретеп ябыштыручы эшли. «Запас частьләр булса, бездән эш тормый», - диделәр беравыздан Фәрит Гарипов, Нәсим Гыйльманов, Фәнис Шәйдуллин. Паркта, мастерскойда тәртип, аунап яткан бер генә нәрсә дә күзгә чалынмады. Тагылма кораллар чистартылып, тәгәрмәчләренең тыннары чыгарылып, агартылып, күтәртелеп куелганнар.

Нөркәйдәге машина-трактор станциясендә инде бөтенләй үзгә күренеш: ул зурлыгы, саклауга куелган техникаларның куәтлелеге белән аерылып тора. Биредә «Амазоне», «ТН-18» чәчү комплекслары, комбайннарның ургычлары һәм җыйгычлары, «Гигант-800» компактерлары, БДМнар, чөгендер, кукуруз чәчкечләр һәм башкалар урын алган. Мастерскойга капиталь ремонт ясалган. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар техникаларның торышы белән танышып, аларның саклауга куелуына, ремонт барышына югары бәя бирделәр. Фәнис Газетдиновның бәясе дә югары булды. Ул агрофирманың эшкә ныклап тотынуын билгеләп үтте, барлык агрофирмаларда да комиссия белән карап чыгачакларын әйтте.

- Техникаларны кышкы саклауга кую белән беррәттән, ремонт та тулы куәтенә барырга тиеш, - диде ул. - «Нөркәй» агрофирмасында, күргәнегезчә, бөтен җирдә тәртип, эш тиешле югарылыкта оештырылган. Башкаларда да шушы дәрәҗәдән түбән булырга тиеш түгел, яхшырак икән, без шат кына булырбыз.

Генераль директорның бу сүзләре «Агркөч төркеме» ең безнең райондагы гына түгел, башка агрофирмаларына да кагыла. Семинар-киңәшмәдә аларның җитәкчеләре, белгечләре дә катнашты.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев