САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Җәлил" агрофирмасы язгы чәчү эшләренэ әзерлек буенча конкурста җиңде

Кичә Сарман районында агрофирмалар арасында язгы чәчү эшләренэ әзерлек буенча конкурс үткәрелде. Комиссия составында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов да бар иде. «Җәлил» агрофирмасында барлыгы 27 296 га сөрүлек җирләре бар. Күпъеллык үләннәр ашлама белән тукландырылды. Бүгенге көннән көзге бодайга очкыч белән ашлама сибү...

Кичә Сарман районында агрофирмалар арасында язгы чәчү эшләренэ әзерлек буенча конкурс үткәрелде. Комиссия составында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов да бар иде.

«Җәлил» агрофирмасында барлыгы 27 296 га сөрүлек җирләре бар. Күпъеллык үләннәр ашлама белән тукландырылды. Бүгенге көннән көзге бодайга очкыч белән ашлама сибү башлана.

Комиссия, барлык техникаларны карап чыкканнан соң, югары бәя куйды. Агрофирма тракторлары бүген үк кыр эшләренә чыгарга әзер.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Җәлил» агрофирмасы беренче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев