САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кышкы саклауга куелган техниканың торышы бәяләнде

Бүген районда техникаларны кышкы саклауга кую һәм аларны 2020 елның кыр эшләренә әзерләүне оештыруның торышын тикшерделәр.

Конкурс форматында узган тикшерү комиссиясен “Агрокөч төркеме” җәмгыятенең баш инженеры Фәрит Хәкимов җитәкләде. Аның составына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы һәм белгечләре, дәүләт техник күзәтчелеге, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлекчәсе начальниклары, агрофирмаларның баш инженерлары кертелгән иде. Тикшерү барышы белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин да танышты.
Комиссия кышкы саклауга куелган барлык техниканы карады, ремонт барышы белән танышты. Инде күп паркларда тырмалар ремонты төгәлләнеп килә, культваторлар, чәчкечләр рәтләнә. Бөртек комбайннарының, азык әзерләү техникаларының чистартылып-юылып куелуы, техника паркларының үзләренең дә чисталыгы, кыскасы, аларның барысының да саклауга куелуларының ГОСТ таләпләренә җавап бирүләре каралды. Бәяләү критерийлары нигезендә һәр техника төренә карап, баллар келды. Нәтиҗәдә 70 мөмкинлектән 70 балл җыйган “Нөркәй” агрофирмасы беренче урынга лаек булды. Икенче урында – 69ар балл җыйган “Сарман” һәм “Җәлил” агрофирмалары. “Туган як” агрофирмасының 68 балл җыйган Саклаубаш бүлекчәсенә өченче урын бирелде.

Энҗимә Габдрәхимова фотолары һәм язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев