САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кыр эшләрендә тоткарлык булмас, диләр "Сарман" агрофирмасында

«Сарман» агрофирмасында техник караулар оешкан төстә узды. Тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм аларның арбалары Әлмәт, Мортамак, Морбаш, Янурыс, Кәүҗияк бүлекчәләрендә төзекләндерелеп, техник карауларга да шунда куелдылар. Иң яхшы әзерлекле дип Янурыс бүлекчәсе табылды. Биредә ремонт эшләре механик Ләззәт Шәрипов җитәкчелегендә алып барылды. Сармандагы МТСта куәтле чит ил техникалары тупланган. Алар, нигездә,...

«Сарман» агрофирмасында техник караулар оешкан төстә узды. Тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм аларның арбалары Әлмәт, Мортамак, Морбаш, Янурыс, Кәүҗияк бүлекчәләрендә төзекләндерелеп, техник карауларга да шунда куелдылар. Иң яхшы әзерлекле дип Янурыс бүлекчәсе табылды. Биредә ремонт эшләре механик Ләззәт Шәрипов җитәкчелегендә алып барылды. Сармандагы МТСта куәтле чит ил техникалары тупланган. Алар, нигездә, «ФинАгроТрейд» җәмгыятендә төзекләндереләләр. Кыр эшләрендә катнашачак тагылма кораллар да әзерлек сызыгына куелды. Быел яңа техникалар да кайта. Болар барысы да язгы кыр эшләрен оптималь срокларда башкарып чыгу мөмкинлеге бирәчәк.

Техник карауларны дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район филиалы начальнигы Альберт Салахов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, агрофирма директоры Диккат Хөснетдинов һәм барлык белгечләр катнашында уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев