САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Комбайнчылар арасындагы ярышның чираттагы җидекөнлеге алдынгыларын бүләкләнде

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең кадрлар буенча консультанты Расиха Мифтахова, басуларда булып, комбайнчылар арасындагы ярышның чираттагы җидекөнлеге алдынгыларын бүләкләделәр. «Нью-Холланд» комбайннарында эшләүчеләр арасында беренче урынны бу юлы «Нөркәй» агрофирмасыннан Ленар Габдерахманов яулады. Икенче урында - «Сарман»нан Хатип Хафизов. Өченче урынны «Нөркәй»дән...

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең кадрлар буенча консультанты Расиха Мифтахова, басуларда булып, комбайнчылар арасындагы ярышның чираттагы җидекөнлеге алдынгыларын бүләкләделәр. «Нью-Холланд» комбайннарында эшләүчеләр арасында беренче урынны бу юлы «Нөркәй» агрофирмасыннан Ленар Габдерахманов яулады. Икенче урында - «Сарман»нан Хатип Хафизов. Өченче урынны «Нөркәй»дән Раиф Солтанов алды. «Клаас» комбайннарында эшләүчеләрдән призларның өчесе дә «Сарман»га «китте»: Данияр Кәлимуллин, Ринат Сәгъдәтов, Дамир Гайнуллинга. Теземнәргә салуда эшләүчеләр арасында беренчелек - «Җәлил» агрофирмасыннан Рафаэль Фәррахетдиновта. Икенче урында - «Нөркәй»дән Сәлмән Шакиров, өченчедә - «Җәлил»дән Наил Кыямов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев