САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Күмәк көч белән

Терлек азыгы әзерләүне «Сарман» агрофирмасы хезмәтчәннәре дә күз уңыннан төшермиләр. Малларга кыш чыгарлык, алай гына түгел, ел ярым-ике еллык запас азык әзерләү нияте белән эшлиләр алар. Хәзерге вакытта кукуруз силосы салу бара. Ул 1088 гектарда чәчелгән иде. Һәр гектардан уртача 320 центнер уңыш чыга. Агрофирманың «Үрнәк» бүлекчәсендә 1609 тонна сыешлы...

Терлек азыгы әзерләүне «Сарман» агрофирмасы хезмәтчәннәре дә күз уңыннан төшермиләр. Малларга кыш чыгарлык, алай гына түгел, ел ярым-ике еллык запас азык әзерләү нияте белән эшлиләр алар.
Хәзерге вакытта кукуруз силосы салу бара. Ул 1088 гектарда чәчелгән иде. Һәр гектардан уртача 320 центнер уңыш чыга. Агрофирманың «Үрнәк» бүлекчәсендә 1609 тонна сыешлы бер баз тулды инде. Кукурузны урдырып төятүдә «Ягуар» комбайнында Илгиз Дәүләтшин эшли. Массаны базларга «КамАЗ»лар белән Әнүр Гайнемов һәм Ринат Нәфыйков ташыйлар. Аларга ярдәмгә шәхси «КамАЗ»лары белән Илнар Сәетгалиев, Рөстәм Галиев килделәр. Базда массаны таптатып торуда «К-701» тракторында Мәҗит Гыйззәтуллин эшли.
Агрофирмада урып-җыю эшләре дә оешкан төстә барды. Алар инде төгәлләнү алдында. Уракны үзебезнең комбайнчылар көче белән үткәрдек, узган елда «Финагротрейд» ҖЧҖеннән ярдәмгә килгәннәр иде. Комбайнчыларыбыз бердәм булып, бер-береннән калышмаска тырышып эшлиләр. Әле яңа гына эшли башлаганнардан тыш, барысы да сезон заданиеләрен үтәделәр. Бу аларны кызыксындыру максатларында эшләнгән иде. Ирек Хафизов, Данияр Кәлимуллин кебек комбайнчылар заданиене 163-154 процентка үтәделәр. Комбайннарның тигез, ватылуларсыз эшләвендә Равил Әһлетдинов җитәкчелегендәге ремонтчылар - Раушан Хаҗиев, Радик Йосыпов, Равил Әбүбакиров, Геннадий Даниловның хезмәте дә зур. Алар комбайннарны кыш көне ремонтлаганда да әйбәт эшләделәр, хәзер дә, ул-бу була калса, оператив хәрәкәт итәләр.
Шикәр чөгендере алучылар да басуга чыгарга әзер. Татлы тамыр агрофирмада 2600 гектарда үстерелде. Аны алуда өч «Ропа-Тигр» комбайны, бер «Ропа -Маус» төягече эшләячәк. Комбайннарга өчәр механизатор беркетелде, алар тәүлек әйләнәсе эшләрләр, дип планлаштырылды. Бу чөгендерне, бераз явым- төшемнәрне дә искә алып, 58-60 көндә алып бетерү мөмкинлеге бирәчәк.
Җир эшкәртү, көзге чәчү эшләре дәвам итә. 1100 гектарда арыш чәчелде. Анда «Нью-Холланд» тракторлары белән Азат Даутов, Илдар Зиннуров, Хамис Сабиров эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев