САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Карашай Саклауда кече фермалар арта

Бүген Карашай Саклау авыл җирлегендә «Хуҗалык итүнең кече формаларын җәелдерү һәм авылда халыкның эш активлыгын арттыру» дигән темага семинар-киңәшмә узды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин анда катнашучыларны сәламләп, авылда кече хуҗалык итү формаларын җәелдерүнең әһәмиятенә тукталды, бу юнәлештә эшне тагын да активлаштырырга өндәде, Карашай Саклау авыл җирлеген үрнәк итеп китерде....

Бүген Карашай Саклау авыл җирлегендә «Хуҗалык итүнең кече формаларын җәелдерү һәм авылда халыкның эш активлыгын арттыру» дигән темага семинар-киңәшмә узды.

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин анда катнашучыларны сәламләп, авылда кече хуҗалык итү формаларын җәелдерүнең әһәмиятенә тукталды, бу юнәлештә эшне тагын да активлаштырырга өндәде, Карашай Саклау авыл җирлеген үрнәк итеп китерде. Районда узган елда бу өлкәдә ирешелгәннәр һәм кече хуҗалык итү формаларына ярдәм чаралары турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов чыгыш ясады. Муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева шәхси хуҗалыкта күпләп сыер асрап, иң күп сөт тапшыручыларны кызыксындыру буенча үткәрелгән район конкурсына йомгак ясалуын әйтеп, җиңгән унике гаиләгә саву аппаратлары бүләк ителде.

Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә Айдар Миңнуллин, Фирдәвес Әхәтовның кече фермаларында, Таһир Мөхәммәтовның ат фермасында булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев