САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иске Кәшердә “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе узды

Уяндыңмы, елмай! Көнне башла шулай, Елмай үз-үзеңә, Әйтәсе сүзеңә. Таралыр бар кайгың, Тыныч калыр җаның. Күтәр күңелеңне, Бу бәхет түгелме?

Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана. “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында Иске Кәшер мәдәният йорты каршында үткән чараларның девизы да шулай иде. Шуларның берсе кече һәм урта яшьтәге балалар белән “Мәрхәмәтле ярминкә” оештыру булды. Ярминкәдә көзге унышлардан мастер-класс күрсәтелде. Балалар акциядә зур активлык күрсәтеп, бер-берсенә ярдәм итешеп, кабактан матур итеп ваза һәм әкият персонажлары ясадылар. Урамнан үткән апалар-абыйларга, балаларга елмаеп, мәрхәмәтле сүзләр әйтеп, яшелчә-җимешләр белән сыйладылар. Аннан яхшы кәеф белән өйләренә таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев