Иң яхшылар кемнәр?
Терлекчелек продукциясе җитештерү тармагында эшләүчеләрнең апрель ае нәтиҗәләре алдынгылары да барланды.
7 май көнне район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Илнур Салихов, Дамира Ханнанова составындагы комиссия фермаларда булып, андагы эшләрнең барышы белән таныштылар, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
Товарлыклы-сөтчелек комплекслары арасында “Иң яхшы савымчы оператор”лар:
1 урында - Зөһрә Тимофеева (“Сарман” агрофирмасының Кәүҗияк комплексы),
2 урында - Гөлнара Заһирова(“Сарман” агрофирмасының Кәүҗияк комплексы),
3 урында - Гөлназ Шиһапова (“Нөркәй” агрофирмасының Юлтимер комплексы).
Товарлыклы-сөтчелек фермалары арасында “Иң яхшы савымчы-оператор” лар:
1 урында - Диана Әшрәпова (“Җәлил” агрофирмасының Ләшәү Тамак фермасы),
2 урында - Ринат Гарифуллин (“Җәлил” агрофирмасының Ләшәү Тамак фермасы),
3 урында -Раушания Әхмәтова (“Җәлил” агрофирмасының Ләшәү Тамак фермасы).
Товарлыклы-сөтчелек комплексларында “Иң яхшы терлекче” ләр:
1 урында – Мөнәвир Биктаһиров (“Сарман” агрофирмасының Кәүҗияк комплексы),
2 урында- Илгиз Корбанов (“Сарман” агрофирмасының Кәүҗияк комплексы),
3 урында- Илфак Ишалин (“Нөркәй” агрофирмасының Юлтимер комплексы).
Товарлыклы-сөтчелек фермалары арасында “Иң яхшы терлекче” ләр:
1 урында – Рубис Ситдиков (“Җәлил” агрофирмасының Ләшәү Тамак фермасы),
2 урында – Илһам Кәлимуллин (“Җәлил” агрофирмасының Ләшәү Тамак фермасы),
3 урында –Нәфис Хантимеров ( “Җәлил” агрофирмасының Ләшәү Тамак фермасы).
“Иң яхшы бозау караучы” лар:
1 урында – Регина Фәйзуллина (“Сарман” агрофирмасының Мортыш Тамак фермасы)
2 урында – Татьяна Тюпе (“Нөркәй” агрофирмасының Шыгай комплексы),
3 урында – Диләрә Хәйбрахманова (“Нөркәй” агрофирмасының Юлтимер комплексы).
“Тана үстерү юнәлешендәге иң яхшы терлекче” ләр:
1 урында – Альберт Никоноров (“Нөркәй” агрофирмасының Юлтимер комплексы),
2 урында – Рафаэль Хаҗиев (“Нөркәй” агрофирмасының Шыгай комплексы),
3 урыда – Илшат Ибәтуллин (“Җәлил” агрофирмасының Иске Минзәләбаш фермасы).
“Иң яхшы ясалма орлыкландыру технологы”:
1 урында – Людмила Гыймадиева (“Җәлил” агрофирмасының ЛәшәүТамак фермасы),
2 урында – Фирая Салахова (“Нөркәй” агрофирмасының Юлтимер комплексы),
3 урында – Фәнил Әхмәдуллин (“Җәлил” агрофирмасының Күтәмәле фермасы).
“Сөт блогының иң яхшы лаборанты” номинациясе алдынгылары:
1 урында - Әлфия Гәйнетдинова (“Сарман” агрофирмасының Кәүҗияк фермасы),
2 урында – Юлия Ризатдтнова ( “Җәлил” агрофирмасының Ләшәү Тамак фермасы),
3 урында – Инна Архипова (“Норкәй” агрофирмасының Юлтимер комплексы).
“Хуҗалыкның иң яхшы ветеринары” номинациясе алдынгылары:
1 урында – Расих Мисбахов (“Сарман” агрофирмасының Кәүҗияк комплексы),
2 урында – Максим Иванов (“Җәлил” агрофирмасының Ләшәү Тамак фермасы),
3 урында- Илдар Хәкимов (“Нөркәй” агрофирмасының Шыгай комплексы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев