САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хезмәтнең нәтиҗәсе дә татлы

270 мең тоннага якын шикәр чөгендере җыеп алып, район татлы тамырның тулаем уңышы буенча республикада Буа, Зәй районнарыннан гына бераз калышып, өченче урынга чыкты. Моңа ничек ирешелде, агрофирмалар бу юнәлештә ничек эшләделәр - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов чыгышы шул турыда. - Быел районда...

270 мең тоннага якын шикәр чөгендере җыеп алып, район татлы тамырның тулаем уңышы буенча республикада Буа, Зәй районнарыннан гына бераз калышып, өченче урынга чыкты. Моңа ничек ирешелде, агрофирмалар бу юнәлештә ничек эшләделәр - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов чыгышы шул турыда.
- Быел районда шикәр чөгендере 7565 гектарда игелде."Сарман" агрофирмасында ул - 2500, "Җәлил" агрофирмасында - 2465, "Нөркәй" агрофирмасында 2600 гектар мәйдан биләде.
2011 нче елның көзендә өч агрофирмада да шикәр чөгендере чәчеләчәк мәйданнарда туфракны төп эшкәртү, ә аннан соң сөрү катламын тирәнәйтү үткәрелде. Иртә язда, туфрак өлгерүгә бәйле рәвештә, ике эздән дым каплау башкарылды. Һәр гектарга, уртача 342 центнер уңыш алуны планлаштырып, тәэсир итүчән матдәдә исәпләгәндә, 310 килограмм күләмендә минераль ашламалар кертелде. Туфракны чәчү алдыннан әзерләү аны чәчү тирәнлегенә эшкәртү һәм орлык яту өчен тыгызланган җирлек тудыручы компакторлар ярдәмендә башкарылды. Бу бер гектарга 90-110 мең данә орлыкның тигез тишелеш бирүен тәэмин итте. Чәчү "Монопил" механик чәчкечләре һәм "Мультикорн", "Моносем" пневматик чәчкечләре белән үткәрелде. Эшләр 21 нче апрельдә башланып, 8 нче майда төгәлләнде.
Үсү чорында шикәр чөгендере мәйданнары, чүплелегенә һәм корткычларның күләменә, төренә карап, өч тапкыр эшкәртелделәр. Корткычларның быел аеруча күп булуын билгеләп үтәргә кирәк. Үсемлекләрне болын күбәләге, чөгендер борчасы, чөгендер коңгызы "утка тотты". Чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы "Нөркәй" агрофирмасында - "Август" фирмасы, "Сарман" һәм "Җәлил" агрофирмаларында "Агроэксперт групп" фирмасы препаратлары кулланылды. Эшләр бу фирмаларның консультантлары күзәтүендә башкарылды.
Җылы температура режимы һәм июнь аенда явым-төшемнәрнең мул булуы (109 миллиметр, бу - айлык норманың 173 проценты) шикәр чөгендеренең бик тиз үсеп китүенә китерде. Аның үсүе 20 нче июльгә кадәр дәвам итте һәм чөгендер 300-450 грамм авырлыкка җитте. Июль һәм август айларында урнашкан коры һава аның үсүен туктатты, һәм ул яңадан 20 нче августта яуган яңгырлардан соң үсеп китте.
Татлы тамырны алуга 3 нче сентябрьдә, беренче булып, "Сарман" агрофирмасы кереште. Аннан басуга "Җәлил" һәм "Нөркәй" агрофирмалары чыкты. Алуда - тугыз "Ропа" комбайны, ә төяүдә өч "Маус" төягече эшләде. Чөгендерне алу, заводка тапшыру 27 нче октябрьдә төгәлләнде. Быел рекордлы уңыш җыелды. Ул узган елдагыдан 33 мең тоннага күбрәк булып, барлыгы 268 мең тоннадан да артып китте. Һәр гектардан алынган уртача уңыш зачет авырлыкта 458 центнер тәшкил итте. Иң югары уңыш "Сарман" агрофирмасында алынды: һәр гектардан - 578 центнер, ә барлыгы 95600 тонна татлы тамыр казылды. "Нөркәй" агрофирмасында да - 90 мең тоннадан, "Җәлил" агрофирмасында 82 мең тоннадан артык тулаем уңыш җыелды. Чөгендернең уртача шикәрлелеге 17 проценттан артык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев