САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшләрегез уң булсын

Әлмәт авылы үзенең төзеклеге, халкының җитеш тормышта яшәве белән аерылып тора. Районда матур, төзек авыллар күп безнең. Тик Әлмәтнең, ничектер, үзенә тартып тора торган ниндидер бер "сөйкемле сөяге" бар. Халкы үзе дә тырыш, халык өчен дә күп эшләнә биредә. Алар турында даими ишетеп, үзебез дә күреп, язып торабыз. 23 нче...

Әлмәт авылы үзенең төзеклеге, халкының җитеш тормышта яшәве белән аерылып тора. Районда матур, төзек авыллар күп безнең. Тик Әлмәтнең, ничектер, үзенә тартып тора торган ниндидер бер "сөйкемле сөяге" бар.
Халкы үзе дә тырыш, халык өчен дә күп эшләнә биредә. Алар турында даими ишетеп, үзебез дә күреп, язып торабыз. 23 нче январьда узган җыелышта катнашып, алар өчен тагын бер кат сөенеп кайттык.
Гадәттәгечә, җыелышта иң элек авыл җирлеге башлыгы чыгышы тыңланды. Данияр Газизов 186 хуҗалыкта 508 кеше яшәвен әйтүдән башлап, аларның ел дәвамында тормышлары кай якка үзгәрүен тәфсилләп сөйләде. Авылда яңа гаиләләр корылу, аларның йортлар җиткереп керүләре, күпләп мал-туар асрап, үз эшләрен дә башлап яшәүләре - матур күренеш. Туган балалар саны вафат булган кешеләрдән күпкә артык булса, билгеле, тагын да күркәмрәк булыр иде. Шулай да әле аларның бер дәрәҗәдә булуы да өметсезлек уятмый - демографик хәл начар түгел.
Авылда иртә яздан төзекләндерү, чистарту эшләре башлана. Өмәләргә читтә яшәүчеләр дә теләп кайта. Чишмәләрне, изге урын булган зиратларны кадерләп карап торалар авылда. Узган елда бик күп агач утыртканнар, "Татарстанның чиста урманнары" акциясендә катнашып, "Шәфкать" үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, урманнан шактый чүп-чар түккәннәр. Зиратны яңа койма белән әйләндерүдә ярдәм иткән "Благоустройство" җәмгыяте директоры Сафин Наилгә, бу һәм башка эшләрдә активлык күрсәтүче авылдашлары Вәлиәхмәтов Радик, Әнвәр, Вәдүт, Таһир Сафиннар, Хәертдинов Нәҗип, Хөснуллин Язкарга һәм тагын күпләргә рәхмәт сүзләре дә җиткерде авыл җирлеге башлыгы трибунадан.
Авылда хөкүмәт программаларыннан да уңышлы гына файдаланалар. Былтыр гына да унөч кеше 1881 мең сумлык ташламалы кредит алган. Унбер кеше үз эшен башлап җибәргән, берсе гаилә фермасы төзүгә керешкән.
Авыл җирлеге башкарма комитетында эшләүчеләрнең гади халык күзенә күренмәгән эшләре дә "тавык чүпләп бетергесез". Яңа устав эшләү, җирлекнең генераль планын булдыру, социаль объектларны межалау, теркәтү, салымнар җыю, янгынга каршы чаралар оештыру... Көн дә үзгәреп торган заман әле тагын нинди таләпләр куяр? Ниндиләрен куйса да, аларны үтәрдәй кешеләр яши һәм эшли Әлмәттә.
Җыелышта "Сарман" агрофирмасы директоры Рәшит Хәбетдинов, участок инспекторы Ләззәт Хәсәнов чыгышлары да тыңланды. Агрофирмада ел дәвамында башкарылган эшләр турында икенче язмада бәян итәрбез. Районның социаль-икътисадый үсеше турында да алдагы саннарда язылыр. Аның белән җыелышка килгән халыкны муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров таныштырды. Җыелыш күңелле рухта - Вәлиәхмәтов Радик, Рамазанова Раушания, Хәйбрахманова Резеданы бүләкләү белән тәмамланды. Аларга тырыш хезмәтләре өчен муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Җыелышта ТР Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Раил Гаффаров катнашты. Без исә әлмәтлеләргә эшләренең гел уң булуын, тормышларының шулай гөрләп торуын теләп калабыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X