САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшкә – йомгак, киләчәккә – планнар

Январьның 23еннән 28енә кадәр авыл җирлекләрендә эшләнгән эшләргә йомгак ясау һәм 2013 елга планнар турында җыелышлар узды. Программалары бер үк булса да, һәрбер авылда аны үзенчәлекле итеп үткәрделәр. Рангазар авыл җирлегенә Рангазар, Рантамак, Балтамак авыллары керә. Аларда 247 хужалыкта барлыгы 606 кеше яши. Эш яшендәгеләр - 239, пенсионерлар - 310...

Январьның 23еннән 28енә кадәр авыл җирлекләрендә эшләнгән эшләргә йомгак ясау һәм 2013 елга планнар турында җыелышлар узды. Программалары бер үк булса да, һәрбер авылда аны үзенчәлекле итеп үткәрделәр.
Рангазар авыл җирлегенә Рангазар, Рантамак, Балтамак авыллары керә. Аларда 247 хужалыкта барлыгы 606 кеше яши. Эш яшендәгеләр - 239, пенсионерлар - 310 кеше, мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар - 57. Җирлектә 7 сугыш ветераны яши.
Халыкка ике мәдәният йорты, ике китапханә, ике балалар бакчасы, ике фельдшер-акушерлык пункты, бер почта, бер райпо кибете һәм ике шәхси кибет хезмәт күрсәтә.
Ел буена советның сигез утырышында уналты сорау каралган. Халыктан кергән мөрәҗәгатьләрнең һәрберсенә җавап бирелеп, алар вакытында хәл ителгән.
Республикада hәм районда үз эшен башлаучыларга уңайлы программалар эшләп килә. Шуларның берсе - шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен ташламалы кредитлар бирү. 2012 елда уналты кеше 2 миллион 698 мең сумлык кредитлар алган. Бу акчалар терлекләр, техника алуга һәм төзелешкә тотылган. 2006 елдан, кредитлар бирелә башлаганнан бирле, барлыгы 7 миллион 789 мең 800 сумлык кредит алынган.
Җирлектә халык 322 баш мөгезле эре терлек, 200 баш сарык, 272 умарта, 800 кош-корт һәм 12 баш ат асрый. Рантамакта бер гаилә фермасы эшли. Анда 20 баш савым сыер, 10 баш ат бар. Рангазарда шулай ук бер гаилә фермасы төзелеп бетеп килә. Анда 9 баш савым сыер, 7 баш тана, 1 баш ат бар.
2012 нче елда Балтамак, Рантамак авылларында электр линияләренә реконструкция ясалган. Рангазар урамнарына - 15, Балтамакта 7 урам яктырту утлары куелган. Быел Рантамакка урам утлары куюны планлаштыралар.
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл клуб буена күчерелгән. Бу эштә башлап йөргән Хәйдәр абыйга, төзүчеләр Садриев Хәмбәл, Садриев Мизхәт, Хөсәенов Рамил, Фарлукшин Мөзәккир, техника белән ярдәм итүче Габидуллин Илнур, электрик Миргасимов Таһирҗанга, матди ярдәм күрсәткән эшмәкәрләр Нуруллин Рөстәм, Халиков Ленар, Юлтимер кирпеч заводы директоры Раел Илһаметдиновка, авылдашларга һәм район хакимиятенә җирлек башлыгы Нуриәхмәтов Асфан Ясир улы рәхмәт сүзләре җиткерде.
Илексаз авыл җирлеге, һәр елны район Башкарма комитеты карары нигезендә апрельдән июньгә кадәр үткәрелә торган авылларны чистарту һәм яшелләндерү икеайлыгында актив эшләп, призлы урынга лаек булды. Илексаз буасына капиталь ремонт һәм чишмәләрне төзекләндерү 2013 ел эшләре планына кертелде. Мәйданы 83 квадрат метр булган модульле фельдшер-акушерлык пункты, ә Морбашта күп функцияле үзәк төзеләчәк.
Мортыштамак авыл җирлегендә балалар бакчасының түбәсен ремонтлаганнар, мәдәният йортларына котеллар куелган, су торбалары ремонтланган. 2013 елда клуб бинасына капиталь ремонт планга кертелгән.
Шулай ук хокук саклау, тәртип мәсьәләләре дә игътибарсыз калмады. Участок инспекторлары 2013 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән 171 нче закон белән таныштырдылар. Бу закон 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр аракы гына түгел, сыра сатуны да тыя. Әгәр сатучы шушы вакыт аралыгында аракы яки сыра сатса, аңа 1500-3000 сум күләмендә штраф, әгәр балигъ булмаган балаларга сыра сату очрагы билгеле булса, сатучыларга - 30000 сумнан 50000 сумга кадәр, ә кибет хуҗаларына 100000 сумнан 200000 сумга кадәр штраф салыначак. Бүгенге көндә районда шушындый фактлар буенча 9 административ протокол төзелгән.
Җыелышларда Башкарма комитет җитәкчесе Ләис Нуртдинов, агрофирма директорлары катнашты һәм чыгыш ясадылар. Ахырда үзләренең тырышлыклары белән югары нәтиҗәләргә ирешкән эшчеләргә Почет грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Рәсемдә сез Мортамак балалар бакчасы мөдире Сәвия Хафизованы бүләкләү мизгелен күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев