САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Даулы болында умартачылар семинары узды

Узган шимбәдә Даулы болында умартачылар семинары булды. Анда агрофирмалар, «Россельхозцентр»ның районара бүлеге, ветбаклаборатория белгечләре дә катнашты. Корт гаиләләренә кагылышлы эшләрдән тыш авыл хуҗалыгы культураларын чүпкә һәм корткычларга каршы агулар белән эшкәртү турында зур сөйләшү булды. Аны кичке якта, кортлар очышы тукталгач башкару, рапсны чәчәк атканчы агулау, чәчәкле культураларны, кортлар үлмәсен...

Узган шимбәдә Даулы болында умартачылар семинары булды. Анда агрофирмалар, «Россельхозцентр»ның районара бүлеге, ветбаклаборатория белгечләре дә катнашты. Корт гаиләләренә кагылышлы эшләрдән тыш авыл хуҗалыгы культураларын чүпкә һәм корткычларга каршы агулар белән эшкәртү турында зур сөйләшү булды. Аны кичке якта, кортлар очышы тукталгач башкару, рапсны чәчәк атканчы агулау, чәчәкле культураларны, кортлар үлмәсен өчен, алар очканда урмау кирәклеге ассызыкланды. Агрономнардан чәчү әйләнешенә авылга якын басуларда баллы культуралар кертү соралды. Болар «Татарстан Республикасында умартачылыкны дәүләт көйләве һәм дәүләт ярдәме турында»гы законда да каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев