САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Өчөйле Саклау авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе эшләнгән

- Әни.... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! - Әни... Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр , мөгаен. Шул...

- Әни.... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! - Әни... Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр , мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле! Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше. 29 ноябрь -"Аналар көне," шул уңай белән Өчөйле Саклау авыл китапханәсендә "Ана- тормыш нигезе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.

Материал һәм фото: https://vk.com/club92151379

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев