САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чираттагы җидекөнлек җиңүчеләре бүләкләнде

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, районыбыз басу-кырларында булып, чөгендер алуда нәтиҗәле хезмәт куйган механизаторларны бүләкләделәр. Соңгы җиде көн нәтиҗәләре буенча өч призлы урын да - “Җәлил” агрофирмасы хезмәтчәннәрендә.

Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов, Рузил Сафин белән Рафаэль Мәрданов, Илнур Вәлиев белән Фикрат Вәлиев экипажлары акчалата бүләкләр алдылар. Төягечләрдә эшләүчеләр арасында беренчелек – “Сарман” агрофирмасыннан Ринат Илдархановта. Икенче урында – “Нөркәй”дән Илфат Йосыпов. “Җәлил” агрофирмасыннан Дамир Моратов өченче булды. Акчалата сертификатлар алдынгы агрономнарга да тапшырылды. Бу юлы беренчелекне “Сарман”нан Рамил Шакирҗанов алды. Икенче урында Нөркәй” агрономы Рөстәм Исмәгыйлев булды. Өченчедә – “Җәлил” агрофирмасы агрономы Гөлнара Гарифуллина. 
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев