САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чираттагы бишкөнлек алдынгылары кемнәр?

Бүген урып-җыюда катнашучы механизаторлар арасында барган ярышның чираттагы бишкөнлеге алдынгылары бүләкләнде.

Премияләрне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов тапшырдылар.
Беренче төркем – 9 метр киңлектәге ургычлы комбайннарда эшләүчеләр арасында беренчелекне “Нөркәй” агрофирмасы механизаторы Рамил Салихов алды. Аның комбайн бункеры аша бу биш көндә 5346 центнер бөртек узган. Икенче-өченче урыннарда –“Сарман” агрофирмасы механизаторлары Ринат Сәгъдәтов (5279 центнер) белән Дамир Гайнуллин (5258 центнер). Икенче төркемдә дә беренчелек – нөркәйлеләрдә: Марат Камалов биш көндә 5160 центнер ашлык суктырган. Икенче-өченче урыннар тагын сарманлыларда. Дәвис Уразаев һәм Илдар Хафизов 4707 һәм 4112шәр центнер бөртек суктырганнар.
Игеннәрне теземнәргә салучылар арасында беренчелекне “Нөркәй”дән Сәлмән Шакиров бирми. Ул 307 гектарда эш баршкарган. Икенче урында, 99 гектар күрсәткече белән, “Сарман” агрофирмасыннан Марсель Сәлахиев. Биш көндә 43 гектарда ашлык урган Рөстәм Минһаҗев (“Нөркәй” агрофирмасы”) өченче урын өчен бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев